Ветераннар турында кайгырту – инде күптән артта калган хезмәт еллары өчен рәхмәт сүзләре белдерү генә түгел.
Ул аларга мөмкин кадәр күбрәк ярдәм итү, игътибар күрсәтү, сәламәтлеге белән кызыксыну, аралашуны үз эченә ала.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр идарәсе ветераннарының җирле оешмасы, ярдәмгә мохтаҗларга булышу максатында, хәйрия акциясе башлап җибәрде. ТР Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге ярдәме белән тонометрлар – кан басымын үлчәү аппаратлары сатып алынган. Аларны министрлыкның районнарда яшәүче пенсионерларына бүләк итәләр. Әлеге тонометрны ветераннар советы әгъзалары Ильяс Гыйсмәтуллин, Фирдүс Тимершин, ветераннар хәрәкәтенең башка активистлары белән бергә Иске Тәрбит авылында яшәүче милиция ветераны Николай Ивановка тапшырдык.
Хокук сакчысы безне шатланып каршы алды. Бергә эшләгән елларны искә алдык, төрле хатирәләрне барладык. Отставкадагы милиция майоры эчке эшләр органнарында 30 елдан артык хезмәт иткән. Озак еллар дәвамында күрше Чувашия Республикасының дүрт районы белән чиктәш булган Мәлки төбәгенең участок уполномоченные, өлкән участок уполномоченные булып эшләде.
Без ветеранның яшәү шартлары, сәламәтлеге белән кызыксындык.
Николай Иванович тонометрны шатланып кабул итеп алды. Ул хезмәттәшебезгә кан басымын даими контрольдә тотарга ярдәм итәчәк. Без аңа ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, озын гомер теләдек. Николай Иванович хезмәттәшләренең игътибарына чын күңелдән куанды, кайгыртучанлык күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде.
Озак еллар буена намус белән эшләп, пенсиягә чыгучылар өчен аларны онытмаулары, әледән-әле игътибар күрсәтүләре бик кадерле. Бер җылы сүз матди ярдәмнән дә артыграк.
Марс Нигъмәтҗанов,
полиция бүлегенең ветераннар оешмасы рәисе,
отставкадагы эчке хезмәт подполковнигы
Нет комментариев