Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, райондашлар!
Хәбәрләр

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, райондашлар!

Сезне чын күңелемнән Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне белән кайнар котлыйм.

Александр Иванов, «Август-Кайбыч» җәмгыятенең генераль директоры: — Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, райондашлар! Сезне чын күңелемнән Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясе көне белән кайнар котлыйм. Әлеге бәйрәмнәр халкыбызга хас бердәмлек һәм гасырлар буена тупланган туганлык, кешелеклелек, дуслык хисләрен ныгытуга һәм тагын да үстерүгә этәргеч тә булып тора. Күпмилләтле районыбызда төрле дин, милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карау, татулык хөкем сөрә. Хуҗалык уңганнары илебез табынын баету максатында армый-талмый эшли, югары хезмәтнәтиҗәләренә ирешә. Халкыбызның бердәмлегенә, дус-тату яшәвенә ни җитә! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәмхезмәтегездә уңышлар телим. Төрле милләт һәм дин вәкилләре арасындагы дуслыкһәм татулык элеккечә районыбызның якты маягы булып торсын!


Нет комментариев