Хөрмәтле кайбычлылар, җәмгыятебез хезмәтчәннәре!
Хәбәрләр

Хөрмәтле кайбычлылар, җәмгыятебез хезмәтчәннәре!

30 август – республикабызда яшәүче барлык халыкларның уртак бәйрәме ул.

Александр Иванов, «Август-Кайбыч» җәмгыятенең генераль директоры:

—Хөрмәтле кайбычлылар, җәмгыятебез хезмәтчәннәре! Бүген Татарстан күпмилләтле Россия дәүләтендә, иң ышанычлы һәм ныклы таяныч буларак, үзен күрсәтә алган төбәк. Әлеге бәйрәмнең дә кыйбласы бердәм, имин булып, бәрәкәтле, мул тормышта яшәүгә юнәлгән. Һәр кешенең дә хезмәт куеп ирешкән җимешләре тормышларына матди һәм рухи байлык китерсен. Җәмгыятебез эшчәннәре әлеге күркәм датаны күтәренке кәеф һәм хезмәт уңышлары белән каршылый. Барыгызга да яңадан-яңа уңышлар, ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим. 


Нет комментариев