Хөрмәтле тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары!
Хәбәрләр

Хөрмәтле тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары!

Сугыш уты көйдергән җиребездә Бөек Җиңү турында хәбәр алынган шатлыклы көннән бик күп дистә еллар узды.

Рөстәм Хикмәтуллин, шәхси эшмәкәр:

— Хөрмәтле тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Сугыш уты көйдергән җиребездә Бөек Җиңү турында хәбәр алынган шатлыклы көннән бик күп дистә еллар узды. Әмма фаҗигале һәм героик бу чор вакыйгалары буыннар арасында рухи-патриотик бәйләнеш чылбырының какшамас бер өлеше булып хәтеребездә мәңге сакланыр. Кешелек тарихындагы иң коточкыч, канкойгыч бу сугыш берәүгә дә — балаларга да, хатын-кызларга да, картларга да мәрхәмәт күрсәтмәде, һәркемнең йөрәгенә төзәлмәслек тирән яра салды.
Бүген без һәлак булган каһарман сугышчыларның якты истәлеге алдында баш иябез, арабызда яшәүче тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына хөрмәт күрсәтәбез. Бөек Җиңү көне белән котлап, барыгызга да тынычлык, бәхет-шатлык, сәламәтлек телим.


Нет комментариев