Ул бала чагыннан медицина хезмәткәре булырга хыяллана.
Курчакларын дәвалап, үзен медицина хезмәткәре итеп күзаллый. Сүзем гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авылдашларына ярдәм күрсәткән Зоя Василий кызы турында.
Зоя Матвеева Хуҗа Хәсән авылында 1966 елның 19 августында колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе механизатор, әнисе колхозчы була, гаиләдә алты бала үсә. Әти-әнисе — сугыш чоры балалары. Зоя кечкенәдән әнисенә хуҗалыкта ярдәмче булып үсә, мәктәптә яхшы билгеләргә генә укый. 1982-1984 елларда Казан медицина училищесында белем ала. Яшь белгечкә Казандагы балалар больницасында эшләргә юллама бирелә. Зоя хезмәт юлын шәфкать туташы булып башлап җибәрә. Өч елдан соң авылдашы Александр белән гаилә кора һәм туган ягына кайта. Александр колхозда эшли, Зоя Турминский участок больницасында яраткан эшен дәвам итә, патронаж шәфкать туташы була. 1994 елдан башлап, лаеклы ялга чыкканчы, авылдашларыбызга медицина ярдәме күрсәтә. Хуҗа Хәсән фельдшер-акушерлык пунктына эшкә күчерелә.
Тормыш иптәше Александр белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Улы Николай техникумда, кызы Христина югары уку йортында белем ала.
Үз гаиләләре белән Казан шәһәрендә яшиләр һәм эшлиләр. Кызганычка каршы, Александр ике ел элек каты авырудан вафат булды. Зоя бүген балаларына, бер оныгына шатланып яши. Балаларын каршы ала һәм матур теләкләрен әйтеп озатып кала. Хуҗалыкта кош-корт асрый, бакчада эшләргә ярата. Оныкларым күп булыр әле, тормыш дәвам итә ди, ул. Зояны 60 яшьлек юбилее белән балалары, якыннары котлады. Район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова Мактау кәгазе һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Ольга Боярина,
Хуҗа Хәсән авыл җирлегенең ветераннар
советы рәисе
Нет комментариев