Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Апас районында бер ир-ат буада батып үлгән

Татарстанның Апас районындагы буада бер ир-ат исерек килеш су коенганда батып үлә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, фаҗига Иске Йомралы авылында булган.

Сулык су коену өчен җиһазландырылмаган, бу хакта яр буенда урнаштырылган табличка дәлилли. Шуңа да карамастан, ир-атлар компаниясе кисәтүне игътибарсыз калдырды. Ниндидер мизгелдә аларның берсе су астына китә. Шаһитлар аны ике метр тирәнлектән, ярдан биш метр читтә табып алганнар. Дуслары ир-атка беренче ярдәм күрсәтергә тырышып караган.

Һәлак булучының дусларына карата җиһазландырылмаган урында коенган өчен административ эш кузгатылган, диелә хәбәрдә.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев