Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Гөлфия Ганиева, Олы Кайбыч: «Яхшылыгыгыз үзегезгә кайтсын»

Быел 29 майдан 30 майга каршы төндә безнең тормышыбыз икегә бүленде: янгын чыгып, таң белән өебез янып китте.

Карак керсә — берне ала, янгын керсә — берни калмый, диләр. Дөрес икән — уттан берни калмады... Өй эченнән сөремгә дә буялмыйча ике Коръән китабы гына чыкты. Монысы — чын могҗиза булды.

Ул төндә ирем Илдус белән кызым Алиянең исән калуы да могҗиза иде. 

Әмма кызганыч, уттан качып икенче каттан сикергән Алиябез умыртка баганасын имгәтте. Нишләтәсең, хәсрәт ялгыз йөрми. Бу — безгә килгән зур сынау, аны без кичерергә тиеш. 

Тик читтән ярдәм булмаса, мондый афәтне ялгыз берничек күтәрә алмыйсың. Тормышны өр-яңадан, бер кашыктан, бер чынаяктан башлау бит бу. Яшьлектә аңа курыкмыйча тотынасың, барысы да алда дисең, ә хәзер көчләр башка бит... 

Безгә килгән бу зур хәсрәтне йөрәге аша үткәрмәгән, хәленнән килгәнчә ярдәм кулы сузмаган бер гаилә дә калмагандыр Кайбычта. Үзебез яшәгән Олы Кайбычта, иремнең һәм минем туган авылларыбыз Шуширмәдә һәм Кече Кайбычта гына түгел, бөтен тирә-күрше авылларда, бөтен районда! Ярдәмнең зурысы-кечкенәсе булмый — барыгызга да мең рәхмәт! Безгә күрсәткән ярдәмегез, эшләгән яхшылыкларыгыз дөньяда үзегезгә бәрәкәт булып кире кайтсын, ахирәттә савап булып каршы алсын!

Без шушы ике ай эчендә дөньяда яхшы кешеләрнең күбрәк булганлыгына меңнәрчә тапкыр инандык. Кеше кайгысы яныннан битараф кына уза алмаучылар, чыннан да, йөзләгән генә түгел, меңләгән! Кемнәр генә ярдәм кулы сузмады!

Кайгы килгән иң беренче минутларда беренче ярдәмне Кайбыч районы үзәк больницасы хезмәткәрләре күрсәтте. Баш табиб Гөлнара Сафиуллина безнең белән гел элемтәдә тора, хәлләребезне белешеп, күңелне юатырлык сүзләр таба алды. Илдусны алар аякка бастырып чыгарды. 

Хәлебезгә кергән җитәкчеләргә, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәт. Без ирем белән икебез дә, район оешкан көннән башлап, шушында эшләдек, шушы җирлекне яшәтүгә, үстерүгә өлеш керттек. 

Тирә-күршеләр, дуслар, туганнар, хезмәттәшләр... Икебезнең дә эш урыннарындагы җитәкчеләр. Таныш һәм таныш булмаган кешеләр... Безгә ярдәм кулы сузучыларны санап кына бетерерлек түгел! Хәлебезне сорап шалтыратучылар бик күп. Башта алар бигрәк тә күп булды. Беренче көннәрдә мин һәркемгә җавап та бирә алмадым — зинһар, үпкәләп калмагыз. Бу мөмкин дә түгел иде: үзем дә ул чакта өн белән төш арасында кебек йөрдем. 

Ни генә булса да, тормыш бер урында туктамый — алга бара. Инде менә туктап, сезгә рәхмәт әйтер хәлгә килдек дисәм дә була. Илдус күптән терелеп больницадан чыкты. Ул әлегә үзебезнең йорт тирәсендә — сарайда яшәп тора. Янган йорт яшәргә яраклы булмады, аны инде сүттеләр. Ул урында, шөкер, инде яңа йортыбыз күтәрелеп килә. Сездән җыелган акчага төзелә ул! Тамчыдан күл булу шушыдыр.

Без кызым Алия белән әлегә Казанда. Республика клиник больницасында Алиягә катлаулы операция ясадылар, аннан Казан шәһәренең 7 нче больницасында реабилитация уздык. Аңа аякка басар өчен әле вакыт кирәк... Иң мөһиме — өмет бар! 

Кайда гына ятсак та, безне иң элек шунда эшләүче якташлар эзләп таба. Меңнән-мең рәхмәт аларга! Әйткәнемчә, мондый вакытта: «Хәлегез ничек?» — дип белешү дә зур ярдәм икән. 

Хәсрәт — агач башларыннан түгел, кеше башыннан йөри. Минем белән бу хәл булмас дип, беребез дә әйтә алмый. Сынаулар безне көчлерәк итсен, Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәтеннән ташламасын. 

Иң зур теләгем — берәүгә дә мондый сынау килмәсен. Ә кичергәннәргә — сабырлык... Мең кат сабырлык...

Гөлфия Ганиева,
Олы Кайбыч 

РЕДАКЦИЯДӘН: 19 яшьлек Алия Ганиеваның аякка басачагына өмет бик зур. Бу көннәрдә алар алдагы дәвалануны Түбән Новгород өлкәсендә, «Янтарь» медицина реабилитация үзәгендә дәвам итү турында сөйләшүләр алып бара. Анда бер курс реабилитация узу 630 мең сум тора. Янгында бөтен нәрсәсен югалткан гаиләнең мондый мөмкинлеге юк... 

Аларга ярдәмегезне шушы телефон номеры буенча күчерә аласыз: 8 917 260-56-83. Ганиева Гульфия Мударисовна. Сбербанк картасына бәйләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев