Бакчада өлгергән яшелчә һәм җиләк-җимешләрдән кыш буе рәхәтләнеп сыйланырлык рецептлар тупланмасы
Җәй тәмен кышка саклыйк.
Бакчада җәйге нигъмәтләр өлгергән чор. Яшелчә, җиләк-җимешләрдән кышка нәрсә әзерләп була? Аларны бөтен килеш, витаминнарын югалтмыйча ничек сакларга? Сезнең хозурыгызга җайлы һәм тәмле рецептлар тәкъдим итәбез.
Икра
Иттарткыч аша чыгарткан 3 килограмм кабачки, 5 штук болгар борычы, 700 миллилитр томат пастасы, 1 стакан көнбагыш мае, 3 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы 9 процентлы уксус, 5 тырнак сарымсак кирәк. Аны пресс аша чыгарасы, 1 бәйләм петрушка, тәменчә кара борыч кирәк була.
Барлык ингредиентларны кәстрүлгә салып, 40 минут пешерергә һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып куярга.
Суган белән помидор ябу
Барлыгы 500 грамм суган, 4 кило помидор, бер банкага 400 грамм помидор, 50 грамм суган кирәк була.
Суганны боҗралап турап, помидорны урталай бүлеп, киселгән ягын аска каратып, банкага тутырасы.
Һәр банкага:
5 бөртек борыч,
2 телемләп сарымсак,
2 чәй калагы уксус,
2 чәй калагы май саласы.
Рассол өчен: 2,5 литр суга
125 грамм шикәр комы (6 аш калагы),
2,5 аш калагы тоз кирәк.
Банкаларга тутырып 10-15 минут стерильләштерергә, 750 граммлы 10 банка чыга.
Алмадан желе
3 кило чистартылган алмага 1,8 — 2 литр су саласы. Суны алманың сусыллыгына карап өстисе. 40 минут кайнатасы. Әзрәк суынгач, марляга салып, сөзәсе. Кул белән суын сыгып бетерәсе. Агып чыккан массаны, үлчәп, кәстрүлгә саласы. 1/1 исәбеннән шикәр комы саласы. 4 стаканын массаны кайнатырга куйганда саласы, салгач, 20 минут кайнатасы. 4 стаканын газны сүндергәч саласыз.
Алмалы кетчуп
Кирәк: 2 кило помидор, 200 грамм суган, 250 грамм алма, 80 мл. аш серкәсе, 0,25 чәй кашыгы канәфер, 200 грамм шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 0,5 чәй кашыгы дарчин, 2 чәй кашыгы борыч.
Әзерләү тәртибе: помидорны юабыз, сок чыгару җайланмасыннан чыгарабыз, Суганны чистартабыз, дүрт өлешкә бүләбез. Алмаларны да шулай ук. Иттарткычтан икесен дә бергә чыгарабыз. Ул булмаса, блендер ярдәмендә ботка хәленә җиткәнче изәргә кирәк. Тирән кәстрүлгә әзер массаны салабыз, утка куябыз, болгатабыз. Кайнап чыгуга, тоз, шикәр комы, аш серкәсе, канәфер, борыч, дарчин өстибез. Чили борычы кушсагыз да була. Барысын да яхшылап болгатабыз. Масса куе булырга тиеш. Якынча ике сәгать кайный. Әзер кетчупны стерильләштерелгән банкаларга тутырып куябыз.
Груша һәм лимоннан кайнатма
Грушаны юка итеп өлешләргә бүләбез. Кайнатмада алар матур булып, бөтен килеш күренеп торырга тиеш. Лимонны нәзек итеп турыйбыз һәм груша янына салабыз. Аерым кәстрүлгә шикәр комы, су кушып, сүрән утка куябыз. Шикәр комы эрегәнче болгатабыз. Күбеген җыеп алабыз. Сиропны груша һәм лимон өстенә агызабыз да савытны утка куябыз. 20 минут чамасы кайнатабыз. Болгатмыйбыз! Уттан алгач, кайнатманы алты сәгатькә караңгы урында калдырабыз. Кабат кайнатып алабыз, алты сәгатькә калдырабыз. Күбеген җыярга онытмыйбыз. Гомумән, кайнатма дүрт тапкыр кайнатып чыгаргач әзер була.
Сливадан кайнатма
Кирәк: 2 килограмм слива, 2 килограмм шикәр комы.
Әзерләү тәртибе: сливаны икегә бүләргә, төшен алырга. Шикәр комы сибеп, биш сәгатькә калдырабыз, согы чыкканчы тотабыз. Аны бутарга кирәкми! Аннан массаны утка куябыз. Кайнап чыккач, утны киметәбез, һәрдаим бутап торабыз, биш минут кайнаткан саен, өстендәге күбекне җыябыз. Уттан алгач, кайнатманы ун сәгатькә өстен каплап, караңгы урында калдырабыз. Шул ук гамәлләрне 2-3 тапкыр кабатларга кирәк. Аннан соң кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз һәм ябып куябыз.
Чөгендер ашы өчен яшелчә
Ярты сәгать эчендә борщ пешереп була, дип уйлыйсызмы? Аш өчен кирәкле шулпа һәм яшелчәләрне туңдырып куярга була.
Моның өчен иң элек кишер, чөгендер, татлы борыч, помидор һәм суганны (кайберәүләр петрушка яки пастернак тамырын да куллана) юып чистартырга. "Заправка"ны берочтан күбрәк ясап кую өчен һәр яшелчәне яртышар кило чамасы алырга кирәк. Кызыл һәм сары борычны озынча итеп, башлы суганны, помидорны шакмаклап турарга. Чөгендер һәм кишерне эре тишекле угычтан уарга. Хуш ис бирү өчен укроп һәм петрушка (ваклап турап) өстәргә мөмкин.
Туралган, уылган яшелчәнең һәммәсен тирән эчле зур савытка салып, әйбәтләп болгатырга. Шуннан целлофан капчыкларга юка гына катлам ясап урнаштырырга (бер тапкыр борщ әзерләргә җитәрлек итеп). Туңдырганда, барлык яшелчә тоташ бер катлам хасил итеп катачак. Әгәр дә ике сәгать саен пакетны суыту камерасыннан алып, селкетсәң яки кул белән таратып җибәрсәң, яшелчәләр матур булып туңачак.
Чөгендер ашы өчен кәбестәне (ваклап турап) аерым туңдыру әйбәт (анысын туңдырып тормаска да була — аш пешергәндә генә турап салуның да бернинди кыенлыгы юк). "Заправка"га кәбестәне дә кушкан очракта, зуррак пакет кирәк була һәм ул урынны күбрәк алып торачак.
Яшелчәләрне майда кыздырып алганнан соң да катырырга мөмкин. Бу очракта аларны суынгач кына пакетларга тутырырга кирәк. Борщ пешергәндә, "заправка«ны эретеп торуның кирәге юк, Кайнап торган шулпага саласың да, шуның белән шул.
Тиз тозлана торган кәбестә
Кирәк булачак: 2 кило кәбестә, 1 кило кыяр, уртача зурлыктагы ике кишер, 1 татлы борыч.
Маринад өчен: 1 литр су, 1 аш кашыгы (өеп) тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы 70 процентлы аш серкәсе.
Кәбестәне — озынча итеп, кыяр һәм татлы борычны вак кына турыйбыз, кишерне эре тишекле угыч аша уабыз. Барысын бергә болгатып, өч литрлы банкага тутырабыз да өстенә кайнап чыккан маринад коябыз. Суынгач, суыткычка алып куябыз. Кәбестәне кичтән тозласагыз, иртәгәсе көнгә әзер булачак.
Табынга куйганда, кәбестәгә көнбагыш мае өстибез һәм суган турап салабыз.
Майонезлы ташкабак
Кирәк булачак: 3 кило ташкабак, 100 грамм көнбагыш мае, 250 грамм томат пастасы, 250 грамм майонез, 150 грамм (6 аш кашыгы) шикәр комы, 2 чәй кашыгы тоз, ярты чәй кашыгы төелгән кызыл борыч, 1 баш сарымсак, 2-3 чәй кашыгы 70 процентлы аш серкәсе.
Ташкабакны иттарткыч аша үткәрәбез. Шуңа көнбагыш мае, томат пастасы, майонез, шикәр комы, тоз, төелгән кызыл борыч салып, барысын бергә болгатабыз да, пешерергә куябыз. Сәгать ярым пешергәч, бер баш сарымсак изеп өстибез һәм тагын 10 минут кайнатабыз. Әзер булыр алдыннан 2-3 чәй кашыгы 70 процентлы аш серкәсе салабыз. Икраны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябабыз. Яртышар литрлы алты банка икра чыга.
Кореяча кыяр салаты
Кирәк булачак: 5 кило кыяр, 8 штук уртача зурлыктагы кишер, 10 штук татлы борыч, 3 кашык тоз, 1 стакан сыек май, 1 стакан уксус, 1 стакан шикәр комы, 20-25 штук түгәрәк кара борыч, 1 кап кореяча кишер өчен приправа, 10 штук канәфер, 15-20 штук кориандр, 2 баш сарымсак.
Әзерләү тәртибе: Кыярны өлешләргә бүләргә. Кишерне кореяча теркадан үткәрергә. Борычны озынчарак кискәләп, сарымсакны изәргә. Калган ингредиентларны салып болгатырга. Өч сәгать шулай бутап торасы. Аннары, кастрюльдә кайнатып чыгарып стериль банкаларга ябып куярга кирәк.
Кышка рассольник
Аш пешерер өчен әзер рассольник.
Кирәк булачак: 3 кило кыяр, 1,5 кило помидор, 1 кило суган, 1 кило кишер, 500 грамм перловка ярмасы, 2 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 7 аш кашыгы уксус, ярты стакан сыек май.
Эш тәртибе: ярманы пешерергә куябыз, әзрәк тоз өстибез. Кайнар суда 20 минут кайнатып, шул суда калдырабыз. Помидорны мясорубкадан чыгарабыз да кайнатырга куябыз. Шуңа тоз, шикәр комы өстәп, сыек май салып кайнатып чыгарабыз. Туралган суганны өстәп, 10 минут кайнатабыз. Туралган кишерне өстәгәч, тагын 10 минут кайнатабыз. Туралган кыярны салып, янә 20 минут кайнатабыз да перловканы салып җибәрәбез. Корырак булса, су өстәргә була. Барысын бергә болгатабыз һәм 10 минут кайнатабыз. Уксус салып, стериль банкаларга тутырып куябыз. 0,5 литрлы 14 банка рассольник чыга.
«Аппетитка » соусы
Кирәк булачак: 3 кило помидор, 3 баш сарымсак, 1 стакан шикәр комы, 0,5 стакан сыек май, 0,25 стакан 9 процентлы уксус, 1 аш кашыгы тоз.
Помидорны иттарткыч аша чыгарып, 1 сәгать кайнатабыз. Тоз, май, шикәр комы, сарымсак өстәп, тагын 20 минут кайнатасы һәм, уксус салып, 2 минут кайнатып, стериль банкаларга тутырып каплап, юрган белән каплыйбыз. Суынгач, суыткычка куярга.
Фасольдән салат
2 килограмм помидорны иттарткычтан чыгарырга. Зур табакка салып, шуңа 1 килограмм туралган болгар борычы, 1 килограмм суган турап, кыргычтан уылган 1 килограмм кишер, ярты килограмм пешкән фасоль салырга. Фасольне алдан бүрттерергә суга салып куясы, салкын су белән юып, ярты сәгать чамасы пешерәсе. Шуна 2,5 аш кашыгы тоз, 250 мл. сыек май, 200 грамм шикәр комы салып, кайнатырга куябыз. Кайнап чыккач, 25 минут пешерәбез, 70 мл. уксус салып, тагын 7 минутлап кайнатабыз. Банкаларга тутырып, каплап куясы. Ярты литрлы 12 банка салат килеп чыга. Борщ өчен дә, болай ашарга да тәмле була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев