Борындык авылында ел да үткәрелүче мәтрүшкә бәйрәме быел да күңелле узды
Быелгы бәйрәмгә Казаннан да журналистлар кайтты.
«Мәгариф» журналыннан Ләйсән Низамова бәйрәм турындагы фикерен үз сайтларына болай дип язган: «Кайбыч районы Борындык авылында җиде ел элек бик матур традициягә нигез салына: мәтрүшкә бәйрәме уздыралар. Үлән чәйләре ясау буенча „Нечкәбил“ бренды аша таныш Зөлфия Сафиуллинаның күңелендә туа әлеге идея. „Туган җиребездә келәм кебек җәелеп мәтрүшкәләр, башка файдалы үләннәр үскән болын-кырларыбыз, сокланып туймас матур һәм бай табигатебез бар. Җыеп кына ал бит. Элек-электән әбиләребез урман юлыннан кайтып кермәгән. Менә шушы бәйләнешне кайтарыр өчен, мәтрүшкә бәйрәме оештыру күптән күңелдә йөргән хыялым иде. Җиде ел элек башлап җибәрдек, якташларым күтәреп алды, хәзер инде райондагы башка авыллар да кушылды“, — ди ул.
Китапханәчеләр – Олы Подберезьедан Елена Шулаева (сулдан уңга), Кече Подберезьедан Елена Агафонова, Колаңгыдан Лилия Федотова, Салтыйганнан Наталья Андреева бәйрәмдә рус халкының мәдәниятен тәкъдим итте.
Хәзер бу бәйрәм „Ак калфак“ татар хатын-кызлары оешмасы, район ветераннар советы активы тарафыннан район күләмендә оештырыла. Район хакимиятенең дә теләктәшлек күрсәтүенә бик рәхмәтле ханымнар. Шунысы да күңелле, чарада татарлар гына түгел, керәшеннәр, чувашлар, руслар да теләп катнаша. Ел саен төрле болынлык сайлана. Быел бәйрәм илледән артык кешене җыйды, башта болын буйлап таралып мәтрүшкә җыйдылар. Аннан самавыр кайнатып үлән чәеннән, җәйге авыл нигъмәтләреннән табын корылды, баянчы абый-апаларга кушылып җырлап, уеннар уйнап вакыт узганы сизелмәде дә».
Быелгы мәтрүшкә бәйрәме «Татарстан — яңа гасыр» телевидениесе журналисты Гөлия Алтынбаева да яктыртты. Урманга ике автобуста төялеп килгән Кайбыч районы хатын-кызларының матур эшләре, пенсия яшендәгеләрнең яшьлек дәрте белән йөрүләре, без яшәгән төбәкнең гүзәллеге, урман-болыннарының байлыгы турындагы сюжетны бөтен дөньяга сибелеп яшәгән милләттәшләребез яратып карагандыр. Әлбәттә, бу эшләрнең барысы да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның турыдан-туры ярдәме, хәер-фатихасы белән тормышка ашырыла. Ә телевидение аша чыгыш ясаган район ветераннар советы рәисе Рушания Лотфуллина, Олы Кайбычтагы рәисе Чулпан Камалиева, "Ак калфак«ның Кайбычтагы җитәкчесе Җәмилә Сагиева, Борындык җирлегендәге җитәкчесе Зөлфия Сафиуллина, Татар конгрессының безнең райондагы бүлеге җитәкчесе Рәмис Хәялиев мәтрүшкә җыю бәйрәменең асылы, максаты, безнең якка гына хас гореф-гадәтләр турында сөйләде.
Борындыктан Гөлнур Вәлиева (сулдан уңга)...., Шүширмәдән Гүзәл Вәлиева – мәтрүшкә җыю осталары.
Мәтрүшкә тулы аланда узган бәйрәмдә катнашучылар арасында «Кайбыч кызлары» бию төркеменә йөрүчеләр дә күп иде. Быел алар пенсионерлар арасында үткәрелгән «Балкыш» фестивалендә район, зона турында да җиңеп, Казандагы «Пирамида» күңел ачу комплексында узган гала-концертта да уңышлы чыгыш ясап кайтты. Мәтрүшкә бәйрәме көнне шушы биюләрен телевидениегә дә төшерделәр. Биюнең исеме дә җисеменә туры килеп тора — Мәтрүшкә биюе! Аларны биергә өйрәткән хореограф Гөлнара Хәялиева телевидениегә биргән әңгәмәсендә болай диде:
— Мин бу коллектив белән дүртенче елын эшлим. Без бергәләп иҗат итәбез, биюләр куябыз. Узган ел мәтрүшкә бәйрәменә барулары турында бик яратып сөйләүләрен ишеткәч, минем шул хакта бию куясым килде. Эзләнә башладым, җырлар сайладым һәм менә шушы бию килеп чыкты. Аны бүген Борындык урманында бию бигрәк күңелле булды. Менә шундый бәйрәмнәрдән яңа идеяләр туплап кайтып китәм.
Олы Подберезье авылы китапхапханәчесе Елена Шулаева да тәэсирләре белән уртаклашты.
—Минем бу бәйрәмдә әле беренче тапкыр катнашуым. Аны шулкадәр матур итеп оештырганнар, рәхәтләнеп ял иттек. Көн кызулыгы сизелмәде дә. Районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләре бергә күңел ача, аралаша. Иң кадерлесе — дуслык, бердәмлек, — диде ул.
Шүширмә мәдәният йорты мөдире Әлфирә Закирова йолаларны саклауга үз өлешен кертә.
Кочак-кочак мәтрүшкә җыйганнан соң, зур казанда пешкән пылау, җиләк-җимеш, тәм-том тулы табын артына җыелдылар. Үләннәрдән чәй ясау остасы Зөлфия Сафиуллина, Борындыкның ветераннар Советы рәисе Зөбәрҗәт Хәйбуллина һәм башкалар табын бай булсын дип тырышкан. Авылның уңган апалары карабодай бәлеше, пироглар, кош телен, башкасын да мулдан пешереп килгән. Ә пылауны Борындыкта яшәүче тадҗик дуслары җиренә җиткереп пешергән. Яңа гына аертылган хуш исле бал — Шүширмәдә хат ташучы булып эшләүче Гүзәл Вәлиеваның күчтәнәче булып чыкты. Җырлар-биюләр белән шулкадәр күңелле узды бу очрашу.
Тагын өч айдан сиксән яшен тутыручы Әлфия Гыймадиева белән 86 яшьлек Гөлфәния Габдуллина гармунын сузды. Өлкәннәр әйткәнчә, яшәү яме- әнә шулай булганына канәгать булып, шөкерана кылып яшәүдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев