Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Диетолог чөгендернең кемгә зыянлы булуын әйтте

Чөгендер бөтен кешегә дә файдалы түгел, дип раслый диетолог Наталья Павлюк.

Аның сүзләренчә, бу яшелчәне бик сак кулланырга кирәк, чөнки кешедә индивидуаль аллергик реакцияләр булырга мөмкин. Мондый хәл бик сирәк күзәтелсә дә, бу факторларны һич кенә дә кире кагарга ярамый. Моннан тыш, чөгендер ашаганда эчәклектә дискомфорт барлыкка килергә мөмкин.

«Чөгендер кулланганнан соң күпләрнең корсагы күбә, чөнки ул азык җепселләренә бай. Кайбер кешеләрдә микрофлорага кискен йогынты ясый һәм әчү процессы башлана», — дип кисәтте Павлюк «Радио 1» белән әңгәмәсендә.

Шикәр чире белән интегүче кешеләргә чөгендер куллануны киметергә яки бөтенләй ашамаска кирәк, чөнки татлы тамырның гликемик индексы югары.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев