«Бердәм Россия» партиясенең яшь гвардиячесе, Федоровское мәктәбенең яшь педагогы Адилә Миңнуллина Тверь өлкәсендә узган «Гвардейск» Бөтенроссия яшьләр форумында катнашты.
Әлеге форум Советлар Союзы Герое Федор Охлопков исемендәге хәрби-патриотик лагерь базасында узды һәм Россиянең 89 төбәгеннән 1500дән артык яшь егет һәм кызны бер мәйданга җыйды. Адилә форумнан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
Форум кыр шартларында оештырылды. Зур мәйданда мөстәкыйль палаткалы шәһәрчек барлыкка килгән. Аны торак кварталларга, белем бирү зоналарына һәм штабларга бүлгәннәр. Бу чарага РФ Чит илләр эшләре министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарованың килүе истәлекле вакыйга булган. Яшьләр белән «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведев та очрашкан. Ул аларның сорауларына җавап биргән, тәкъдимнәрен тыңлаган.
— Без палаткаларда яшәдек, учакта ризык әзерләдек, белем бирү һәм спорт программаларында, эзтабарлар исә казу эшләрендә катнаштык. Хәрби техника йөрешен күрдек, шартлау тавышларын ишеттек, Бөек Ватан сугышы еллары атмосферасына чумдык, — диде Адилә Миңнуллина. — Лекцияләр, дебатлар, грант бәйгеләре буенча федераль спикерлар белән очраштык. Яшьләр регби, волейбол, стритбол уйнады, бокс белән шөгыльләнде, шашка, шахмат буенча көч сынашты. Россия гимнын һәрвакыт горурлык белән башкардык. Форумга Белоруссиядән дә кунаклар килде.
Лагерь каты сугышлар барган урында урнашканлыктан, теләге булган һәркем эзтабарлар миссиясенә кушыла алган. Яшьләр, казу эшләрендә катнашып, билгесез солдатларның җәсәдләрен табуда һәм Ватанны саклаучылар турындагы истәлекне яңартуга үз өлешен керткән. Сугышта хәбәрсез югалган солдатның шәхси әйберләрен туганнарына тапшыру форумның иң дулкынландыргыч мизгелләренең берсе булган.
Адилә сөйләвенчә, Тверь өлкәсендә үткән бер атна аны кыю булырга, авырлыклардан курыкмаска, нинди генә киртәләр булуга карамастан, үз максатыңа ирешергә өйрәткән.
«Гвардейск» көчле рухлы, яңалыкка әзер яшьләр өчен чын мәгънәсендә тормыш мәктәбе булган һәм һәр катнашучыга онытылмаслык хис-кичерешләр бүләк иткән.
Нет комментариев