Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Июль аенда Кайбычта исерек хәлдә транспорт йөртүнең дүрт очрагы теркәлгән

Бу хакта ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Әхмәтов хәбәр итте.

4 июльдә Кайбыч-Колаңгы автомобиль юлының бишенче чакрымында Урсак урманчылыгы бистәсендә яшәүче ир-ат исерек хәлдә җиңел автомобиль белән идарә иткәндә тоткарлана. Аңа карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсенең 1 нче өлеше буенча административ беркетмә төзелгән.

8 июльдә шул ук юлның 14 нче чакрымында Казанда яшәүче ир-ат исерек килеш электроскутер белән идарә иткәндә туктатыла. Аның транспорт чарасы белән идарә итү хокукы да булмый. Хокук бозучыга карата 12.8 маддәнең 3 нче өлеше буенча административ материал рәсмиләштерелгән. Суд аны 10 тәүлеккә административ кулга алу турында карар чыгарган.

19 июльдә Борындык авылында яшәүче хатын-кыз спиртлы эчемлекләр куллану билгеләре белән автомобиль йөрткән. Ул медицина тикшеренүе узудан баш тарткан. Бу ханымга карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.26 маддәсенең 1 нче өлеше буенча административ беркетмә төзелгән.

26 июльдә Олы Кайбыч-Камыллы автомобиль юлының 2 нче чакрымында Чувашия Республикасының Батыр районындагы Шыгырдан авылында яшәүче ир-ат исерек килеш автомобиль белән идарә итә. Аңа карата кодексның 12.8 маддәсенең 1 нче өлеше буенча административ материал төзелгән.

Җиңел автомобиль йөртүчеләргә карата тупланган материаллар судка җибәрелгән.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре искәртә: исерек килеш руль артына утыру — юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу гына түгел, кеше гомеренә җитди куркыныч тудыручы гамәл дә. Спитрлы эчемлекләр тәэсирендәге автомобиль йөртүче юлдагы хәлне дөрес бәяли алмый, хәвеф-хәтәрләргә вакытында реакция күрсәтми.

ЮХИДИ хезмәткәрләре алкоголь кулланганнан соң руль артына утырмаска, шулай ук исерек йөртүчеләргә битараф калмаска чакыра. Мондый очраклар турында полициягә вакытында хәбәр итү юл фаҗигасен булдырмый калырга һәм кеше гомерләрен саклап калырга ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев