Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Иммунитетны ничек яхшыртырга?

Иң яхшы чара ул — сарымсак!

1. Иммунитетны ныгыта: көн саен сарымсак ашасаң, төрле ОРВИлар белән авыру уртача 63 процентка кими.
2. Кан басымын төшерә.
3. Картайгач акыл зәгыйфьлеге үсешенә каршы тора.
4. Кандагы шикәр күләмен киметә.
5. Простата яман шеше куркынычын киметә.
6. Арыганлыктан дәва булып тора һәм башкалар.
Сарымсакны болай гына ашарга яратмаганда:
— балга кушарга,
— 1 стакан суга 1 тырнак салып, төнәтеп эчәргә,
— пешереп яки кыздырып ашарга мөмкин.

Суганны ничек сакларга?

Август кергәч, бакчаларыбыздан җыеп алына торган иң беренче уңышларның берсе — сугандыр, мөгаен. Күпләр суганны җыеп та алды инде. Аны ничек сакларга соң? Суганны иң элек яхшылап җилләтергә кирәк. Кояшта берничә сәгать тотып, күләгәле, үтәли җил йөргән урында киптерү яхшы. Саклауга куелган суганның сабакларын 3-4 сантиметр калдырып кына кисәргә киңәш ителә. Түтәлдән алган вакытта озынрак калдырабыз, чөнки аның исәбенә суганчасы тулыланырга мөмкин. Кемдер кыякларын яртылаш кисә, кемдер бөтен килеш калдыра. Алай алган очракта сакларга куяр алдыннан кыякларын кыскартырга кирәк. Аннан соң суганны да, сарымсакны да даими температурада сакларга киңәш ителә. Әгәр, мәсәлән, башта ук салкынча 1-4 градуска кадәрге урынга, базга куябыз икән, алга таба да шул температура торырга тиеш. Суганны тартмаларга 10 сантиметр калынлыкта таратып кую яхшы. Үреп тә куярга мөмкин, тик бу очракта кыякларын калдырырга кирәк. Монысын өй температурасында сакларга туры киләчәк. Саклауга дип куелган суганның кабыгын чистартырга кирәкми.

Кабарып, болай да төшәргә торганын гына чистартып алырга кирәк. Орлыкка дип калдырылган суганны башта сортларга аерырга киңәш ителә: эрегә, уртачага һәм вакка. Боларын базда ятьмә сумкада саклау яхшырак. Өй шартларында саклаганда, үсеш бирергә мөмкин. Базга куйган очракта да суганны әледән-әле күзәтеп, контрольдә тотыгыз. Чери башлаган булса, чистартып, кабат җилләтеп куярга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев