Кайбыч һәм Казан табиблары Хуҗа Хәсән авылына кунакка кайткан малайның гомере өчен көрәшкән
Ерак җирләрдән безнең якларга әле беренче тапкыр гына кунакка кайткан Максимовлар гаиләсе ул көнне Хуҗа Хәсән авылындагы туганнары белән бергә, ике машинага төялеп, Турминский авылына Гөбенә буена ял итәргә бара.
Бергә җыелырга сәбәп тә бар — быел бишенче класска керүче уллары Ярославның туган көне, аңа 11 яшь тула.
Башта Турминский авылындагы купельда тукталалар, аның изгеләштерелгән суыннан авыз итәләр. Палатка корып куялар, балык тоталар, җиләк, иван-чәй җыялар. Гөбенә буендагы ял ни кадәрле генә күңелле башланмасын, Максимовлар гаиләсе өчен ул көтелмәгән сынау белән тәмамлана. Табигать кочагында рәхәтләнеп ял итеп, кайтырга җыенганда, 11 яшьлек уллары Ярослав үзәк өзгеч тавыш белән бик каты итеп кычкырып җибәрә. Әнисе Екатерина малайның аягында ике урыннан кан чыгуын күреп ала. Үзен күрмәсәләр дә, елан тешләгәндер дип уйлап, вакытны озакка сузмыйча, тизрәк район үзәк больницасына юл тоталар.
Хуҗа Хәсән авылында яшәүче ветеран-укытучы, малайның туганы Валентина Максимова ул минутларны болай искә ала:
— Безне ашыгыч медицина ярдәм күрсәтү бүлегендә кабул иттеләр. Баланы дежур врач Гөлшат Магомедова карады. Шунда ук баш врач Гөлнара Сафиуллина килеп җитте. Хирург, педиатр, лаборантны да чакырдылар, — диде Хуҗа Хәсән авылында яшәүче ветеран-укытучы Валентина Максимова (кунаклар аларга кайткан).
Сүзгә Ярославның әнисе Екатерина кушылды.
— Без больницага кичке сәгать бишләр тирәсендә килеп җиттек. Эш сәгате төгәлләнгән булса да, тиз арада бер төркем табиблар җыелды. Кайбыч врачларының оперативлыгына, пациентларына бик игътибарлы булуларына сокландык. Безне, борчылмагыз, барысы да яхшы булачак, дип гел тынычландырып тордылар.
Шунда ук балага сыворотка ясадылар һәм безне больницага салдылар. Әмма сәгать уннар тирәсендә улыбызның кан басымы күтәрелә башлады. Шуңа күрә безне, тиз арада, ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында, фельдшер озатуында Казанга балалар республика клиник больницасына җибәрделәр. Бала бер көн реанимациядә ятты, икенче көнне палатага күчерделәр. Чит төбәктән килүебезне белгәч, миңа да улым янында калырга рөхсәт бирделәр. Казан врачлары безгә Кайбычтагы хезмәттәшләренең беренче ярдәмне бик дөрес һәм югары дәрәҗәдә күрсәтүләрен әйтте. ДРКБда да медицина персоналының авыруларга булган мөнәсәбәте гаҗәеп яхшы. Улыбызның гомере өчен көрәшкән Татарстанның медицина хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтлебез.
Ярославның үзе белән дә сөйләшеп алдык.
— Хәзер мин үземне яхшы хис итәм, бер җирем дә авыртмый. Ә беренче көннәрне бик сызландым. Врачлар башта ук аягың шешәчәк, борчылма, дәвалангач, ул бетә, дигән иде. Шулай булып чыкты да. Ә елан чаккач, шунда ук аякта бик көчле авырту барлыкка кигән иде. Мәктәпкә баргач, безгә җәйге каникулны ничек үткәрдегез, дигән темага инша яздыралар. Мин Татарстанга кайтуыбыз, үзем белән булган хәл, врачларның искиткеч яхшы булулары турында язачакмын, — диде ул.
Ярославның әтисе Андрей, әнисе Екатерина, апасы Виктория, туганнары бу күңелсез хәлнең шулай уңай төгәлләнүенә шатлана. Максимовлар гаиләсе Татарстан табибларының һөнәри осталыгына һәм искиткеч кешелеклелегенә чиксез рәхмәтле. Воронежга киткәнче Казан шәһәренә барып, аның истәлекле урыннарында йөрергә җыенуларын да әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев