Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районның ветераннар советлары рәисләре, авыл җирлекләре башлыклары, секретарьлары Мәскәү шәһәренә сәяхәткә барды

Районның ветераннар советлары рәисләре, авыл җирлекләре башлыклары, секретарьлары, барлыгы 16 кеше, июль аенда Россиянең башкаласы Мәскәү шәһәренә сәяхәткә барды.

Казан шәһәреннән Мәскәүгә кадәр туроператор автобусында исән-сау барып җиттек. Кайбычтан Казанга безне автобус китереп куйды һәм соңыннан каршы алды. Мәскәүдә өч көн дәвамында безне гид Галина Сидорова фотостоплар белән автобустан экскурсия үткәреп таныштырып йөрде. Мәскәүгә килеп, ВДНХны барып күрми буламы соң?! Андагы матурлыкны, СССР вакытында дус союздаш республикаларның павильоннарын, бизәлеп эшләнгән таш чәчәкләрен, фонтаннарын күреп, үзеңне әкият дөньясында йөргән кебек хис итәсең. Ә Кызыл мәйданда Кремльне, тарихи һәйкәлләрне, бөек юлбашчыбыз Ленин бабабызның мавзолееның тышкы күренешләрен карап йөрү үзе зур могҗизага тиң булды. Кичке Мәскәүне карап йөрүләр күңелдә җылы хисләр калдырды.

Мәскәү өлкәсенең Одинцово шәһәр округындагы Россия Кораллы Көчләренең «Патриот» хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркында уникаль мультимедиа мемориаль комплексы белән таныштык. «Хәтер юлы — 1418 адым» тарих-сәнгать музеенда йөрдек. Бу сан Бөек Ватан сугышының дәвам иткән көннәре һәм төннәре санын аңлата. «Хәтер юлы» буйлап үткәндә, үзеңне Бөек Ватан сугышы чорындагы кебек хис итеп, Җиңү көнен Берлинда каршылыйсың. Сугыш елларының төп вакыйгалары, миллионлаган солдатларның фотосурәтләре җыелган «Хәтер галереясе» белән таныштык. «Боларның барысын да киләсе буыннарга да күрсәтәсе иде», — дигән теләк күңелгә кереп калды. Максатыбыз — Бөек Җиңү турындагы истәлекләрне саклау һәм илебез иминлеге өчен көч куйган батырларны искә алу.

Шәһәр буенча сәяхәт, Мәскәү елгасы буйлап йөрү, тирә-юньне күзәтү, төзелешләр белән танышу, җәяүләп Иске Арбат урамыннан үтү, «Царицыно» музей-заповеднигына сәяхәт кылулар истә калачак. 

Безнең күңелдә онытылмаслы җылы хатирәләр калдырган сәяхәтне оештыручыларга, ярдәм итүчеләргә, сәяхәткә алып баручыларга, барысына да олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Иң олы рәхмәтебез, әлбәттә, безгә спонсорлык ярдәме күрсәткән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга. Бу сәяхәттә бергә булган барлык юлдашлар белән ялыбыз файдалы һәм күңелле узды.

Гөлнара Хәйретдинова, 
Иске Чәчкаб авылының 
ветераннар Советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев