Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районыннан чыккан тагын бер герой

Сугыш һәм хезмәт геройлары турындагы очерклар циклын дәвам итәбез.

Чираттагы героебыз киң җәмәгатьчелеккә билгеле түгел әле.

Бу юлы сүз Кошман авылында туган Кәбир Хәял улы Мөхетдинов турында бара. Кызганычка каршы, бу күренекле якташыбызның тормышын азрак беләбез, бала чагы, үсмер елларын бигрәк тә күз алдына авыр китерәбез. Аңлаганыбызча, революция еллары шаукымы бу гаиләне Урта Азиягә илтеп җиткерә. Мәгълүмат алу өчен чыганаклар да аз. Кошман кебек зур авылда һич югы ниндидер туганнары, белүчеләр булырга тиеш тә кебек... Әле бүгенгә кадәр бер генә җеп очы да табылмады. Авылдашы турындагы беренче хәбәрне, бик куанып, имамыбыз Илфар хәзрәт Сафиуллин Казаннан алып кайтты. Аңа «Сезнең районнан Татарстан Республикасы үсешендә гаять зур роль уйнаган кеше чыккан», — дигән хәбәр җиткергәннәр. 

Бу мәгълүматны чыгышы белән Апас районының Дәвеш авылыннан булган, безгә элегрәк тә кызыклы хәбәрләр җиткереп торучы Зөлфәт хәзрәт Мингалиев таба һәм тарата башлый. Зөлфәт хәзрәт — күпкырлы шәхес. Дин эшлеклесе буларак, Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә укыта.

Бу мәдрәсәдә гаять бай эчтәлекле музей бар һәм аны оештырып карап торучы да дин тарихын тирән белүче Зөлфәт хәзрәт. Аның төп эше — энергетик.

«Татэнерго» канаты астындагы «Челтәрле кампания» җәмгыятенең директор урынбасары. Быел Татарстан энергетикасының юбилей елы. Чаралар үткәреп, шәхесләр исәбен алганда, безнең якташ герой исеме калкып чыга һәм кичекмәстән бу ачыш безгә дә җиткерелә.

Кәбир Мөхетдинов 1906 елның 6 июнендә Олы Кошманда туа. Әтисе Хәялетдин бик яшьли Россиянең төрле почмакларына чыгып китеп эшли. Кәбиргә 10 яшь чагында гаилә Урта Азиягә күченә. Иртәрәкме, соңракмы, егет мәдрәсәдә укыган дигән мәгълүмат бар. Шунысы төгәл билгеле, 1922 елда ул җидееллык мәктәп тәмамлый һәм Коканд тимер юл техникумына укырга керә. 1925 елда Ташкент дәүләт университетына кабул ителә һәм, уку юнәлешен бераз үзгәртеп, теплотехник-энергетик белгечлеге ала.

Укуын тәмамлагач, Урта Азиядә һәм Мәскәүдә күпмедер тәҗрибә туплаган яшь белгечне Казанга ТЭЦ-1 төзелешенә җибәрәләр. Бу хәл 1932 елда була. Прораб булып эшли башлаган һәм инженер буларак тиз үскән Кәбир Мөхетдиновка 1933 елда Татарстанның Социалистик төзелеш Герое исеме бирелә. Менә шундый Герой исеменә лаек була безнең якташыбыз. 

1934 елның май аеннан яшь инженер ТЭЦ-2 күчерелә. Ул монда баш инженер яисә аның урынбасары булып эшли. 1942-1943 елларда Кәбир Мөхетдинов Казан энергокомбинаты мөдире була. Бу предприятие 1943 елдан «Казэнерго» Республика идарәсе булып үзгәртелә. Чынбарлыкта «Казэнерго» дип аталса да, бу бөтен республика энергетикасы белән идарә иткән предприятие була. Димәк, якташыбыз 1943-1952 елларда республиканың баш энергетигы булып торган.

Егерме беренче гасыр башында Татарстанның энергетика системасы илдә иң алдынгылардан санала икән, аның нигезе, зур үсеш алган чор дип Кәбир Хәялович җитәкчелек иткән еллар санала. Якташыбызның ни дәрәҗәдә профессионал, тәвәккәл, оештыручы-төзүче икәнен ул вакытта да, хәзер дә белгәннәр һәм аңлыйлар. Сугыш вакытында Казанга һәм Яшел Үзәнгә күпме завод күченә? Аларга күпме энергия кирәк була. Барысы да эшләгән, электр энергиясе белән тәэмин ителгән бит! Сугыштан соң ук Татарстанның көньяк-көнчыгышында күпме нефть ятмалары ачыла? Боларга күпме энергия соралган? Бу чор техник революция нигезендә шул үсеш революциясен тәэмин иткән электр энергиясе торган. Горурланып әйтә алабыз, бу техник революциянең хәлиткеч кешеләренең берсе Социалистик төзелеш Герое Кәбир Мөхетдинов булган.

Сүз уңаеннан, Урыссуда ГРЭС төзетүче, Казан шәһәре уртасында, соңыннан «Татэнерго» урнашкан бинаны төзүче дә Кәбир Мөхетдинов була.

1952 елда талантлы җитәкче һәм оештыручыны Воронеж шәһәренә күчерәләр. Бу шәһәрдә ул ТЭЦ-1 һәм өр-яңа юнәлеш — Нововоронеж АЭСен төзүдә катнашып кына калмый, әйдәп баручы җитәкче була. Сүз уңаеннан, бу АЭС СССРда төзелгән яңа тип реакторларга көйләнгән башлангыч була. Якташыбыз монда да сынатмый. Олы абруйга нигезләнгән җитәкче урыннарда эшләп, шушы ук шәһәрдә лаеклы ялга чыга һәм монда гаиләсе белән яшәп кала. Хезмәт иткән чорда тагын СССРның өч ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.

Кәбир Мөхетдинов 1982 елның март аенда вафат була. Әти-әнисе Хәялетдин белән Фатыйма, Казан шәһәрендә яшәп, шунда бакыйлыкка күчә. Кәбир бу күпбалалы гаиләдә олысы булса, аның эне-сеңелләре:
— Мәлик, 1909 елгы, Таҗикстанда агроном булып эшли; 
— Барый, 1913 елгы, төзүче-инженер;
— Хәмзә, 1917 елгы, Казанда инженер-авиатор булган;
— Гайшә Әхмәтҗанова, 1921 елгы, инженер-экномист, Казанда яшәгән;
— Маһирә Нуриева, 1925 елгы, шулай ук Казанда врач булып эшләгән.

Димәк, Мөхетдиновлар барысы да югары белемле белгечләр булган.

Кәбир Хәяловичның үз балаларына килгәндә, улы Имил яшьли үлгән. Кызы Флора, 1939 елгы, Воронежда билгеле врач-офтальмолог булган. Икенче кызы Ильвира, 1941 елгы, Воронеж филармониясендә скрипкачы булган. Аның ире Владимир Щелкалин опера җырчысы, СССРның халык артисты. Щелкалиннарның оныгы Сергей июнь аенда Кошман укуларына, бабалары җиренә кайтты. Татар рухы бөркелеп торучы егет, әлеге чарага кайткач, дулкынлануын яшермәде. 

Алда китерелгән исемнәрне тезеп чыгуның аерым максаты да бар. Ник дигәндә, Воронеждан башка Татарстанда туганнары белән элемтә юк. Бәлкем, кемдер элемтәне ялгый алыр?

Кайбыч Геройлары циклы Кошман Герое белән тәмамлана. Әлбәттә, көткән яисә көтелмәгән җирдән яңа геройлар чыкса, шатланырбыз. Чөнки героик Кайбыч җире яши. Яңа геройлар булмый калмас.

Рәмис Хәялиев, 
Олы Кайбыч авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев