Кайбычта Бөтенроссия физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр
Хәбәрләр

Кайбычта Бөтенроссия физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр

Августның икенче шимбәсендә Бөтенроссия физкультурачылар көне билгеләп үтелә.

Бу көн профессиональ спортчыларның гына түгел, спорт белән дус булган барлык кешеләрнең, үзләренең яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның җиңүләренә чын күңелдән шатлана белүчеләрнең дә бәйрәме ул. Спорт сәламәт яшәү рәвеше алып барырга ярдәм итә, сәламәтлекне ныгыта.

Физкультурачылар көне «Имәнлек» паркындагы ярышлар еш үткәрелүче спорт мәйданында узды. Анда катнашучылар волейбол буенча тренер Фәнис Хәялиев белән берлектә спорт күнегүләре ясады, футбол уйнады.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин спорт өлкәсендә хезмәт куючыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул үзенең чыгышында укытучылар һәм тренерларның балаларны спортка тартудагы ролен ассызыклады, укучыларның район һәм республика дәрәҗәсендәге җиңүләре өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук район башлыгы мөһим яңалык белән уртаклашты: 2027 елда Кайбычта боз сарае төзелеше башланачак, бу исә хоккей һәм спортның башка төрләрен үстерүгә яңа этәргеч бирәчәк.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин балаларны, яшьләрне физкультурага, сәламәт яшәү рәвешенә тартучыларга тирән рәхмәт белдерде. Спортта аерым уңышларга ирешүчеләрне бүләкләде. Ул Кайбыч спорт мәктәбе директоры Айрат Кәлимуллинга, волейбол буенча тренер-педагоглар Анна Ворожейкинага, Фәнис Хәялиевка, бадминтон буенча тренер-педагог Альбина Григорьевага Татарстан Спорт министрлыгының Рәхмәтен, «Салават күпере» спорт комплексы кассиры Гөлнур Бикаевага, хуҗалык эшләр мөдире Рөстәм Батановка, җыештыручылар Сәлимә Гатауллина һәм Сафура Халиковага, баш инженер Илнар Нургалиевка, дежур администратор Гүзәл Сәлахетдиновага район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Кайбыч спорт мәктәбе директоры Айрат Кәлимуллин да коллегаларына иң җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерде.


Нет комментариев