Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта полиция 13 литрдан артык легаль булмаган алкогольне сатудан алган

Закон таләпләрен бозган өчен исерткеч эчемлек сатучыга зур штраф салынган.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының Кайбычтагы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлчәчәк Гафиятуллина әйтеп узганча, һәрбер кешенең закон нигезендә сыйфатлы һәм үз сәламәтлеге өчен куркынычсыз товар сатып алу хокукы бар.

— Сертификатсыз һәм мәҗбүри маркировкасыз сатыла торган алкоголь — сыйфат контроле үтмәгән дигән сүз. Бу кулланучыларның хокукларын турыдан-туры бозу гына түгел, ә аларның тормышын куркыныч астына кую да. Шуны истә тотарга кирәк, акциз маркасы һәм теркәве булмаган ялган аракы гомерләрне өзәргә мөмкин. Сатып алучылар һәрвакыт уяу булырга, шикле урыннардан спиртлы эчемлекләр сатып алмас­ка тиеш.

— Безнең район территориясендә мондый очракларга юл куелганы бармы?

— Кайбычтагы полиция хезмәткәрләре сәүдә нокталарында спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнешен ачыклау һәм аңа юл куймау юнәлешендә даими рәвештә рейдлар уздыра. Нәтиҗәдә, агымдагы елның беренче яртыеллыгында үткәрелгән рейдлар вакытында, җирле кибетләрнең берсендә тиешле документларсыз һәм «Гадел билге» («Честный знак») системасында мәҗбүри маркировкалаусыз сатылучы 13,575 литр алкоголь продукциясе алынды. Әлеге факт буенча административ беркетмә төзелде. Эшмәкәрнең бу гамәле Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның берничә маддәсен (14.16, 14.17, 14.19 һәм 15.12.1) турыдан-туры бозу дип танылды. Җыелган барлык материаллар судка тапшырылды. 

Кайбыч районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы карары белән эшмәкәр җаваплылыкка тартылды. Суд карары нигезендә, канун бозучы эшмәкәргә карата түбәндәге җәза чаралары кулланылды. РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 15.12.1 маддәсе буенча аңа кисәтү ясалды. Эшмәкәргә кодексның 14.19 маддәсе буенча 10 мең сум күләмендә штраф билгеләнде. Татарстан Республикасы Арбитраж суды 14.16 һәм 14.17 маддәләр буенча 100 мең сум штраф салды. Хокук сагында торучылар легаль булмаган алкоголь сату нокталарын ачыклау буенча эшчәнлеген дәвам итә. Спиртлы эчемлекләр белән лицензиясез һәм кагыйдәләрне бозып сәүдә итү административ, ә аерым очракларда җинаять җаваплылыгына китерә. 

— Гөлчәчәк Маратовна, «Гадел билге» системасы белән тулырак таныштырып узсагыз иде.

— «Гадел билге» («Честный знак») — Россиядә товарларны мәҗбүри цифрлы маркировкалау һәм күзәтү дәүләт системасы. Ул халыкка сыйфатлы һәм законлы продукция сатып алырга ярдәм итә. Бизнеста товарның җитештерүдән алып кибет киштәсенә кадәр барып җитүен тикшереп торырга мөмкинлек бирә. «Гадел билге» — зур булмаган QR-код, анда товар турында тулы мәгълүмат бар. Смартфон ярдәмендә конкрет товарның килеп чыгышын тикшерергә була. Кодны сканерлап, җитештерүче, товар җитештерү, кертү көне, составы һәм яраклылык вакыты турында белергә мөмкин. Товарның легальлеген тикшерергә була. Товар коды системада табылмаса, кушымта кисәтү бирә. 

2026 елның февралендә Казанда «Гадел билге» эшмәкәрләргә ярдәм үзәге ачылды. Анда эшмәкәрләргә маркировка системасында теркәлү, электрон документ әйләнеше белән эшләү буенча бушлай консультация бирелә. «Гадел билге» эшләгән чорда товарларның легаль булмаган әйләнеше өч тапкырга диярлек кимегән. 

Луиза Сөнгатуллина әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев