Берәр вакыт бал ярминкәсендә булсагыз, андагы төрлелектән исегез киткәндер.
Нинди генә бал сатмыйлар: чәчәк балы, юкә балы, сәрби балы... Һәркайсы үзенчә тәмле һәм үзенчә файдалы.
Чәчәк балы
Иң популяр һәм иң еш очраган бал төре. Тәмле дә, шифалы үзлекләре дә күп. Чәчәк балы үзе дә берничә төрле була: болыннан җыелганы, урманнан, таудан.
Чын чәчәк балы бик хуш исле, 3-4 айсыз куермый. Файдалы үзлекләренә килгәндә, ул:
— организмга хәл кертә;
— матдәләр алмашын яхшырта, организмны чистарта;
—кан тамырлары эшчәнлегенә уңай тәэсир итә;
— йокысызлыктан интеккәндә бер чәй кашыгы балны бер стакан җылы суга болгатып эчсәң, шифасы бар;
— стресс кичергән организмны тынычландыра.
Юкә балы
Юкә балын безнең халык иң шифалы баллар рәтенә кертә һәм юкка гына түгел. Башка балларга караганда ул баллырак, йоткач, тамак төбен әчеттереп тора. Төсе аксыл яки сыек алтынсу, кайчагында чак кына яшькелтрәк тә була. Хуш исле, җиңелчә генә юкә чәчәге исе тоемлана.
Балның бу төре төрле ялкынсынуларны дәвалый алу үзлеге белән кыйммәтле;
— юкә балы белән салкын тиюне дәвалыйлар. Бу очракта аны лимон белән бергә куллансаң, шифасы күбрәк була;
—вирусларны юк итәргә сәләтле;
— юкә балының файдасы офтальмологиядә дә расланган. Көн дә компьютер белән эшләүчеләргә юкә балын көндәлек рационга кертергә тәкъдим ителә.
Ул күзнең челтәр катламына уңай йогынты ясый;
— юкә балының артык холестеринны чыгару үзлеге дә билгеле;
— озак төзәлми торган яраларны дәвалый;
—бавыр һәм ашказаны чирләреннән шифа бирә.
Карабодай балы
Төсе карарак, кайчак шәмәхә яки кызгылт. Чәчәк исе килә, башка баллар белән чагыштырганда, куерак, тәме бертөрле кырку. Аз гына капсаң да, тамак төбен яндыра. Тиз куера.
Карабодай балын ашкайнату органнары сәламәт булмаган кешеләргә даими кулланырга киңәш ителә. Ул ашказаны әчелеген нормальләштерә;
—мускулларны һәм баш миен ныгыта;
— йөрәк эшчәнлеген яхшырта;
— салкын тию, тамак шешү кебек авырулардан шифа бирә;
—азканлылык күзәтелсә, балның нәкъ менә карабодайныкына өстенлек бирергә кирәк, анда тимер башкаларныкына караганда күбрәк;
— тынычландыру үзлегенә ия;
— башка төр баллар кебек үк, иммунитетны күтәрә.
Донник балы
Колхозлар чорында донникны бал кортлары өчен махсус чәчәләр иде. Донник балы составында фруктоза күп, ул җиңел үзләштерелә. Балның бу төре бик йомшак, үзеннән чак кына ваниль исе килеп тора. Аксыл яки алтынсу төстә. Артык баллы түгел. Донник балы — эталон бал булып санала.
Аның тын юллары ялкынсынудан шифасы бар;
— лейкопенияне дәваларга булыша;
—тромбозларны дәвалау өчен кулланалар;
— гемоглобинны күтәрә;
— кан басымын төшерә;
—гинекологик чирләрдән шифасы бар;
—депрессия, стрессларны җиңәргә булыша;
авыз куышлыгындагы микробларны юк итәргә сәләтле.
«Сөембикә» журналыннан
алынды
Нет комментариев