Татарстан омбудсмены балалар өчен комендант сәгате турында искәртте
Хәбәрләр

Татарстан омбудсмены балалар өчен комендант сәгате турында искәртте

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанда балигъ булмаган балалар өчен комендант сәгате гамәлдә булуы турында сөйләде.

«Шуны искәртәсе килә, 2010 елдан республикада комендант сәгате гамәлдә: чикләүләр 22:00 сәгатьтән (җәйге чорда — 23:00 сәгатьтән) иртәнге алтыга кадәр гамәлдә. Бу вакытта балалар олылардан башка өйдән читтә булырга тиеш түгел. Закон бозган өчен ата-аналар җаваплы. Бала тәрбияләү — ата-ананың бурычы. Балалар төнлә йокларга тиеш», — дип искәртте Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев