Татарстан халкы алдагы төндә ике метеор агымын күзәтә алачак
Җомгага каршы төндә, 31 июльдә, Татарстан халкы бер үк вакытта ике метеор агымының (Көньяк Дельталар-Акваридалар һәм Альфа-Каприкорнидлар) көчәйгән вакытын күзәтә алачак.
Казан федераль университетының В. П. Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясе фәнни җитәкчесе Юрий Нефедьев шулай дип белдерде. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көньяк Дельталар-Акваридалар метеор агымы 12 июльдә башланган һәм 23 августка кадәр дәвам итәчәк, әмма аның максимумы нәкъ менә 31 июльгә каршы төнгә туры килә. Сәгатенә 25 метеор көтелә.
Альфа-Каприкорнидлар — тагын да озаграк дәвам итә торган метеор агымы: ул 3 июльдә башлана һәм 11 сентябрьдә тәмамлана. Ләкин аның интенсивлыгы азрак: гадәттә, 30 июль белән 2 август арасына туры килә торган максимум вакытында сәгатенә дүрт-биш метеор күзәтергә мөмкин.
Юрий Нефедьев сүзләренчә, ике метеор агымын да 30 июльдә 23 сәгатьтән 31 июльдә төнге 3 сәгатькә кадәр үз күзләрең белән күзәтү яхшырак.
Галим ике агымның кушылуы аркасында шактый интенсив йолдызлар яңгыры көтелә, дип өстәде. Шул ук вакытта, ул күк күренешен яхшырак күзәтү өчен шәһәр читенә чыгарга киңәш итте.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев