Татарстанда бүген яңгыр, яшен һәм томан көтелә
Җомга көнне республикада аязучан болытлы һава, кыска вакытлы яңгырлар көтелә.
Кайбер районнарда яшен һәм боз явуы, төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, урыны белән 13 метрга, яшен вакытында 15-18 метрга кадәр көчәя.
Көндез һава температурасы +18..+23 градуска кадәр җылыначак.
Казанда аязучан болытлы һава, кыска вакытлы яңгырлар, кайбер районнарда яшен һәм боз көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан һәм көнчыгыштан, секундына 5-10 метр тизлектә исә. Көндез башкалада +21..+23 градус җылы булачак.
Чыганак: «Татар-информ» https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-bugen-yangyr-yasen-ham-toman-kotela-5927109
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев