Татарстанда бүген яшенле яңгырлар һәм +26 градуска кадәр җылы булуы көтелә
Хәбәрләр

Татарстанда бүген яшенле яңгырлар һәм +26 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Бүген республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез һәм кичен урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Җил көньяк һәм көньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 5-10 метр тәшкил итә, көндез һәм кичен секундына 15 метрга кадәр көчәя. Көндез һава +21..+26 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев