Бүген республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, сизелерлек явым-төшемнәр булмаячак, төнлә һәм иртән урыны белән томан булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.
Төньяк-көнбатыштан исүче җил юнәлешен көньяк-көнбатышка үзгәртәчәк. Аның тизлеге секундына 4-9 метр, көндез урыны белән 12 метр тәшкил итәчәк. Көндез һава +23..+28 градуска кадәр җылыначак.
Казанда алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Көндез башкалада +26..+28 градус була.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев