Татарстанда бүген аязучан болытлы һава көтелә.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез дә, кичен дә яшен булуы ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк. Аның тизлеге секундка 6-11 метр була. Көндез һәм кичен җил урыны белән секундына 13 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Һава температурасы +18дән +23 градуска кадәр булачак.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев