Татарстанда яшен, томан һәм +28 градуска кадәр җылы булуы фаразлана
Хәбәрләр

Татарстанда яшен, томан һәм +28 градуска кадәр җылы булуы фаразлана

Татарстанда 4 августта явым-төшем көтелми.

Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлек белән, көндез секундына 14 метр тизлек белән исәчәк.

Көндез һава +23...+28 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак: «Татар-информ»


Нет комментариев