Иртәгә Татарстан территориясендә кабат һава шартларының начараюы көтелә.
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә республика территориясендә урыны белән яшенле яңгырлар һәм кыска вакытлы җилнең секундына 15-18 метрга кадәр көчәюе фаразлана.
Моннан тыш, төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер урыннарда томан төшүе ихтимал.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев