Кичә кич Татарстанның Югары Ослан районында булган юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше үлгән.
Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Хокук саклаучылар мәгълүматларына караганда, Казан — Ульяновск трассасының 9нчы километрында, Казан ягыннан Ульяновск ягына таба хәрәкәт итүче Volkswagen автомобиленең 54 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм ике машина — «Лада Калина» һәм «Лада Искра» белән бәрелешкән.
Юл һәлакәте нәтиҗәсендә «Лада Искра» автомобилендәге пассажирлар — 42 яшьлек хатын-кыз, шулай ук 10 һәм 4 яшьлек балалар үлгән. Алар алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган биш зыян күрүче хастаханәгә китерелгән.
Чыганак: «Татар-информ»
Нет комментариев