Төзүчеләр — тормыш тоткасы
Августның икенче якшәмбесе Төзүчеләр көне буларак билгеләп үтелә.
Бәйрәм уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
— Хөрмәтле төзелеш өлкәсе хезмәтчәннәре һәм ветераннары! Сезнең барыгызны да район Советы, башкарма комитет, шәхсән үз исемемнән ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Төзүче һөнәре — җәмгыятьтә хөрмәткә һәм ихтирамга лаек һөнәрләрнең берсе. Нәкъ менә төзүчеләргә үзләре артыннан һәркемгә күренерлек эз калдыру мөмкинлеге бирелә. Бүген Кайбычта төзүчеләр дәүләт әһәмиятендәге үтә катлаулы бурычларны тормышка ашыру хакына фидакарьләрчә эшли. Тормышның үзе кебек үк районда төзелешләрнең, төзекләндерү эшләренең туктап торганы юк: социаль-мәдәни, җитештерү объектлары, йортлар сафка баса, капиталь ремонт программасы уңышлы тормышка ашырыла. Бу юнәлештә күпсанлы федераль һәм республика программаларына керүгә ирештек. Төзүчеләр куллары белән булдырылган һәр нәрсә кешеләргә бәхет китерә, тормышларын уңайлы итә. Авыр һәм мактаулы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Төзелеш тармагында эшләүчеләргә һәм хезмәт ветераннарына чын күңелдән корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, хезмәт уңышлары телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев