«Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты дәвам итә
Август аенда «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты дәвам итә.
Әлеге проект Габдулла Тукаеның тууына 140 ел тулуга багышланган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һәр пәнҗешәмбе республика китапханәләрендә ачык очрашулар үткәрелә, анда катнашучылар бөек татар шагыйренең әсәрләрен татар һәм рус телләрендә укыйлар һәм фикер алышалар.
Август аенда катнашучыларга түбәндәге әсәрләрне укырга тәкъдим ителә: 6 августта «Сабитнең укырга өйрәнүе», 13 августта «Ваксынмыйм», 20 августта «Мәхәббәт» һәм 27 августта «Бәйрәм бүген», диелә хәбәрдә.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев