Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Хоккейчы балалар утырган автобус Лаеш районында юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан

Татарстанның Лаеш районында Казан — Боровое Матюшино трассасында балалар хоккей командасын алып баручы автобус юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан.

Бу хакта ТР Прокуратурасы хәбәр итә.

Ford Focus автомобилен йөртүче каршы як полосага чыккан, анда ул балалар утырган Ford маршрут автобусы белән бәрелешкән.

«Татар-информ»га билгеле булганча, микроавтобус белән җиңел машина бәрелешкән, шуннан соң микроавтобус кюветка төшеп ауган. Агентлык мәгълүматлары буенча, автобуста барган берничә бала зыян күргән. Алар барысы да Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән. Аларның хәле турындагы мәгълүмат ачыклана. Автобуста 8-9 яшьлек барлыгы 12 бала булган.

Әлеге факт буенча тикшерү башланды.
Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев