Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Олы Кайбычтагы паркта ял сезоны ачылды

Май бәйрәмнәре алдыннан Олы Кайбыч авылындагы ял паркы җәйге ял сезонын ачып җибәрде.

Бу көнне район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре балалар өчен күңелле ял, бәйгеләр программасы әзерләгән иде. Шулай ук, район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре балалар китапларыннан күргәзмә, Сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары баянда уйнау буенча мастар класс күрсәттеләр, "Әкият" балалар курчак театры нәниләргә "Төремкәй" әкиятен күрсәтте. Балалар уен, спорт мәйданнарында рәхәтләнеп ял итте. Биредә яңа гына ачылган җәйге кафе балаларга туңдырма, кайнар чәй, тәм-томнар, төрле соклар тәкъдим итте. Ял паркы кайбычлыларны ялларын күңелле үткәрергә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычтагы паркта ял сезоны ачылды