Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре куйган концерттан безнең репортаж

Бу атнаның дүшәмбе кичендә Иске Чәчкаб авылы клубында алма тәгәрәп төшәрлек тә урын юк иде. Бирегә район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре куйган концертны карарга күрше-тирә авыллардан да тамашачы күп җыелды. Чөнки алар бик яхшы белә - күркәм традициягә әйләнгән бу концерт ел саен күңелләргә уелып калырлык матур булып үтә....

Әлеге театральләштерелгән тамашаның программасы Кайбыч районының киләсе елда билгеләп үтеләчәк 25 еллыгы уңаеннан куелачак концертка әзерләнүдән гыйбарәт. Рәмис Хәялиев җитәкчелегендәге "Ветераннар" һәм Рамилә Айзатуллова җитәкчелегендәге "Яшьләр" ансамбле булдырыла. Алар да, Илдар Шакиров белән Илсөя Ильясова да концертны матур итеп үткәрү өчен янып-көеп йөриләр. Ныклап әзерләнергә кирәк, чөнки аны тамаша кылырга Президент үзе киләчәк! Шулай итеп, иң күңеллесе - репетицияләр башлана. Кайсы ансамбльнең чыгышы матуррак булыр? Ике төркем дә бик матур итеп "Алмагачлары" җырын башкарды. Шулай ук Газинур Кадыйров, Рамилә Әбләзова, Гөлназ Удачина, Надежда һәм Александр Кучумовлар, Марсель Садриев, Әнәс Галиуллин, Айдар Әбүзәров, Рафия Гайнуллина, Людмила Воробьева җырларын тыңлагач, тамашачы көчле алкышларын кызганмады. Нинди генә заманча музыка уен кораллары һәм аппаратура булмасын, теләсә кайсы бәйрәм-тамашаның күрке булып барыбер гармун каладыр ул. Шуңадыр, Илдар Шакиров белән Александр Акрымовның үзләре гармун уйнап башкарган җырларын зал тын да алмыйча тыңлады. Күмәк биюләр, Эльвира Заһидуллина белән Фирдүс Әхмәтов күрсәткән фокуслы һәм биюле тамаша да бик матур булды. Лилия Хәкимҗанова сөйләгән Кайбычыбыз турындагы шигырь күңелләрдә районыбыз белән горурлану хисләрен арттырды. Гомумән, концерт барышында аның үткәне, бүгенгесе турында шактый мәгълүмат яңгырады.
- Татарстаныбызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев 1991 елда район оешу турындагы Указга кул куймаса, бүгенге көндә Кайбычыбыз булыр идеме икән? Аның халкы тырыш, мәртәбәле булганга, җитәкчеләрдән дә һәрчак уңды ул, - диде Илдар Шакиров.
Концертның иң күңелле мизгелләренең берсе - район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаровның җырлавы булгандыр, мөгаен. Һәрчак җитди булып күренгән җитәкчеләребездә оештыру эшләренә осталык кына түгел, җырга сәләт тә яши икән бит!
- Менә инде дүрт ел шулай җыелышып, яңа ел алдыннан концерт программасы әзерлибез. Хезмәттәшләрем быел да сынатмады. Эшебез гөрләп барганга, җырлап яшибез! - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин якынлашып килүче Яңа ел белән котлап.

Чыннан да, район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре үзләренең эшкә батыр, сүзгә тапкыр булуларын тагын бер кат раслады. Ике ансамбль дә уңышлы чыгыш ясады, тамашачылар аларны көчле алкышларга күмде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре куйган концерттан безнең репортаж