Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләүләргә ташламалар алу белән бәйле федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр хакында

Хәзер федераль ташламалардан файдаланучыларның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләреннән файдаланган өчен чыгымнарына субсидия - ташлама кулланылган хезмәтләр күләменнән чыгып исәпләнә, компенсациянең күләме норматив белән чикләнә.Оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашында узган чираттагы планеркада бу хакта социаль як­лау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева чыгыш ясады. Анда авыл җирлекләре бухгалтерлары да чакырылган иде. Бу теманың әһәмиятле булуын күздә...

- Әлеге яңалык безнең районда яшәүче физик яктан мөмкинлекләре чикле булган 1546 кешегә кагыла. Алар арасында инвалид балалар һәм чернобыльчеләр дә бар - диде ул. - Моңа кадәр аларга торак-коммуналь хезмәтләре чыгымнарының 50 процентына субсидия кайтарылды. Ә 1 октябрьдән башлап субсидия норма кысаларында кулланылган газ, ут чыгымнарына гына кайтачак. Әмма шунысын да билгеләп узарга кирәк, коммуналь хезмәтләрдән норматив кысаларында файдаланучы 733 инвалидның чыгымнары элеккечә калачак, 361енең субсидия-ташламасы бераз гына кими, әмма ул 50 сумнан артмый. Бу үзгәреш, беренче чиратта, зур йортларда яшәүчеләргә кагыла. Безнең районда андый 114 кеше исәпләнә, бу социаль ярдәм билгеләнгән инвалидларның 7 проценты дигән сүз.

- Федераль ташламалардан файдаланучылар субсидия алуга күнеккән иде инде. Яңалык аларны авыр хәлгә куймасмы?

- Бу яңалык федераль дәрәҗәдә булса да, безнең республика җитәкчелеге үзенә күрә "ияләшү" чоры кертергә булды. Беренчедән, субсидия-ташламалар күләме этаплап киметелә. Бу елның октябрендә субсидия күләме 300 сумнан, ә ноябрьдә исә 500 сумнан кимеми. Бары декабрь аенда гына алар торак-коммуналь чыгымнары өчен норма буенча түли башлаячак. Икенчедән, 2015 елның 1 октябреннән 2016 елның 31 мартына кадәр, ягъни, алты ай дәвамында, тагын бер төр компенсация карала, ул инвалидның кереме 20 мең сумнан артмаган очракта билгеләнә.

Ярты елдан соң төбәк субсидияләре түләүдән туктатылачак. Бу вакыт эчендә федераль ташламалардан файдаланучылар үз чыгымнарының күпмегә артачагын бәяли ала һәм тиешле нәтиҗәләрне ясый.

- Торак-коммуналь хезмәтләрдән файдалануның аерым нормалары бармы?

- Куллану нормативлары Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты һәм Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан раслана. Алар Россия Федерациясендә каралган законнарга таяна. Субсидия түбәндәгечә билгеләнә: әгәр дә йорт хуҗалыгында бер кеше генә яшәсә, субсидия түләү өчен торак мәйданы нормативы - 40 квадрат метр, ике кеше булса - 23 кв.м. (ягъни 23х2=46), өч булса - 17 кв.м. (51), дүрт булса - 14 кв.м. (56), биш булса - 12.кв.м.(60). Мисалга гомуми мәйданы 68 квадрат метр булган ике кеше яшәүче йортны алыйк. Аларның берсе - инвалид, ә икенчесе - эшкә яраклы. Бер кешегә торак мәйданы нормасы 23 квадрат метр булуын исегезгә төшерәм. Ташлама алучының кереме ун мең сумнан азрак дип алыйк. Яңа закон кабул ителгәнчегә кадәр торак-коммуналь хезмәт өчен 4523,35 сум түләгәндә, аның субсидиясе 1130,83 сум тәшкил иткән, димәк, ул чынлыкта 3392, 52 сум түләгән. Шундый ук сумма булганда, аның субсидия-ташламасы 746,62 сум тәшкил итә. Моннан тыш, ташламадан файдаланучы алты ай дәвамында 101,5 сум компенсация дә алачак.

- Физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләр аерым игътибарга лаек. Бу яңалыктан аларның барысы да хәбәрдар булсын өчен нинди чаралар күрәсез?

- Әлеге яңалыкның бик күп кешеләргә кагылуын исәпкә алып, без аларның һәрберсенә дә бу хакта аерым хәбәр итәчәкбез. Октябрь аенда торак-коммуналь хуҗалыгыннан җибәрелгән счет-фактураларда барлык мәгълүматлар да күрсәтеләчәк һәм ул һәр кеше өчен төрле булачак. Мәгълүмат кәгазьләренең биш төре эшләнде. Шунысын да искәртеп узу урынлы булыр, моңа кадәр гамәлдәге законнар нигезендә, телефон элемтәсе хезмәтләре күрсәтү өчен төзелгән килешү нигезендә 568 хезмәт ветераны һәм Татарстанның дәүләт бүләкләренә лаек булган 11 кешегә телефонга абонемент түләүләре өчен чыгымнарын каплауга субсидия ала иде. Әгәр дә мәгълүмат битендә язылганнар белән килешмәүчеләр табыла икән, алар тулырак консультация алу өчен социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. Анда безнең телефон номерлары күрсәтелгән. Ә субсидия-ташламасы үзгәрмәүчеләргә безгә килеп торуның ихтыяҗы юк икәнлеге турында хәбәр итәчәкләр. Азкеремлелек буенча субсидия алучыларга компенсация автомат рәвештә исәпләнә. Ташламадан файдаланучылар компенсация билгеләтү өчен график нигезендә чакыру алачак. Ташлама каралучыларга октябрьдә килүче счет-фактураның һәрберсендә телефон номеры һәм электрон адрес күрсәтеләчәк.

Сентябрь аендагы счет-фактурада инвалидларга компенсация билгеләтү өчен аерым көннәр язылган. Безгә үзегезгә билгеләнгән көндә генә килсәгез иде. Социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләрнең күп булачагын күздә тотып, эш графигын бер сәгатькә озынайттык. Без 8.00-18.00 сәгатькә, ә шимбә көнне көндезге сәгать икегә кадәр эшлибез.

- Чулпан Галимулловна, сезгә нинди документлар белән килергә кирәк?

- Паспорт, узган алты айдагы керемнәр турындагы мәгълүмат. Гаилә әгъзаларының керемнәре турындагы белешмә бу юлы кирәкми. Инвалид тиешле документларны агымдагы айның 28енә кадәр тапшырса, алар тәртиптә булып, компенсация билгеләнсә, аның исәп-хисап счетына акча алдагы айда күчерелә. Тагын шуны да билгеләп узасым килә, 176 нчы федераль закон федераль ташламалардан файдаланучыларга гына кагыла. Социаль яклау чараларны кагылышлы сорауларыгыз булса, безнең белән элемтәгә керегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тораккоммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләүләргә ташламалар алу белән бәйле федераль законнарга ке...