Хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Хуҗа Хәсән кызы «Айбагыр чибәре — 2024» бәйгесе җиңүчесе булды
Хуҗа Хәсән авылында яшәүче ун яшьлек Екатерина Матвеева «Айбагыр чибәре — 2024» титулына ия булды. Бу хакта «Туганайлар» газетасы хәбәр итә.
-
Олы Урсак авылында Урам бәйрәме узды
Олы Урсак авылында гомер кичергән Зәкия апа һәм Таһирҗан абый Каюмовларның капка төбендә урам көне булып узды. Бик матур гаилә иде бу. Икесе бергә пар канатлар кебек 62 ел гомер кичерделәр, биш бала тәрбияләп үстереп, берсе артыннан икенчесе бакыйллыкка күчтеләр. Һәр җәй саен шушы нигезгә, авыл һавасын, чишмә суларын сагынып, балалары, оныклары кайта.
-
Төзүчеләр көне белән!
Августның һәр икенче якшәмбесе Төзүчеләр көне буларак билгеләп үтелә.
-
Хәбәрсез югалган Кече Кайбыч солдатының 83 елдан соң кайда һәлак булуы ачыкланды
Бөек Ватан сугышы тәмамлануның 80 еллыгын каршыларга җыенсак та, туганнарының кайда, ничек һәлак булуын, кайда җирләнүен хәзергә кадәр белмәүчеләр күп әле. Якыннарның хәбәрсез югалуы турындагы кара кәгазьне еллар дәвамында саклыйлар.
-
Кайбычлылар Кырымда батыр якташыбыз Тимур Нәҗметдиновның оныгы гаиләсендә булды
Туган ил, Ватан тарихы белән кызыксынмаган кеше Кырым Республикасыннан Бөек Ватан сугышы ветеранына багышлап күрсәтелгән репортажга игътибар да итмәс иде, мөгаен.
-
Кайбычлыларга бушлай юридик ярдәм күрсәтелә
Әлеге чара 21 августта 10:00-12:00 сәгатьтә, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә, Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы тарафыннан оештырыла.
-
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе ведомствоара рейдлар үткәрә
Комиссиянең баш белгече Алсинә Кузьмина, полиция бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы Фәния Кәлимуллина, «Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Светлана Комочкина һәм янгын сүндерү часте хезмәткәре Әмир Гарифуллин су объектларына рейдка чыкты.
-
10 август — физкультурачылар көне
Шул уңайдан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:
-
Кайбыч мәктәпләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерделәр
Яңа уку елы башланырга вакыт аз калып бара.
-
Татарстанда илкүләм проект буенча өлкән яшьтәгеләрне медицина оешмасына бушлай йөртәләр
2024 ел башыннан Татарстанда авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге 36,5 мең кеше диспансеризация, вакцинация һәм башка төр медицина процедуралары узу өчен медицина учреждениеләренә бушлай барып кайту хезмәтеннән файдаланган.
-
Авылыбыз белән җыр-моңга гашыйк
Белгәнебезчә һәр авылның үзенә генә хас чал тарихы, кабатланмас урыннары, сокланып туймаслык урман-болыннары, тугай -кырлары, челтерәп аккан йөгерек чишмәләре, камыш каплаган сазлыклары, балыклы күлләре, куе әрәмәләре белән уратылган елга-үзәннәре бар. Шушы табигатьнең матурлыгына сокланып, күңелдә җыр-моң уятып яшәүче халкым бар минем туган авылым Борындыкта.
-
Кайбычка яңа автомобиль кайтты
-
-
Татарстанда производствода зыян күргән 25 кеше Россия Социаль фондының төбәк бүлегеннән яңа Lada Granta автомобильләре алды
2024 елның 2 августында Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин элек производствода зыян күргән 25 кешегә автомобиль ачкычлары тапшырды.
-
Агымдагы елның августыннан Татарстанда 2023 елда эшләгән 125 меңнән артык пенсионер арттырылган пенсия алачак
1 августта Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге 2023 елда эшләгән пенсионерларның иминият пенсияләренә гариза кабул итмичә генә кабат исәпләү үткәрә.
-
Татарстанда социаль контракт төзүчеләр өчен илкүләм проект ярдәмендә укыту оештырылды
-