Иминлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кайбыч районында ике кеше транспорт белән идарә итү хокукыннан ел ярымга мәхрүм ителгән
Эчкән килеш руль артына утыручылар өчен закон таләпләре катгыйланса да, андыйлар барыбер очрый әле. "Апас" эчке эшләр бүлегендәге юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторы, полиция майоры Фирдүс Тимершин әйтеп узганча, бәйрәм көннәрендә шундый өч кеше тоткарланган, икесе транспорт белән идарә итү хокукыннан ел ярымга мәхрүм ителгән, шуңа өстәп 30 мең сум күләмендә...
-
Машинагыз көпчәге кышкыга алыштырылганмы?
Юлларның хәвефсез булуы күп дәрәҗәдә машина белән идарә итүчеләрнең үзләренә бәйле. Алар, юл кагыйдәләрен төгәл үтәү белән беррәттән, техниканың төзеклегенә җитди игътибар бирергә тиешләр. Кышка керүгә, җәйге көпчәкләрне шиплы көпчәккә алыштыру юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтергә мөмкинлек бирә. "Апас" эчке эшләр бүлеге ЮХИДИе начальнигы Румбик Гәрәев әнә шундый фикердә.
-
Кайбычта томан һәм бозлавык аркасында юл һәлакәте булды
26 ноябрьдә якынча төнге 23.00 сәгатьтә "Кайбыч - Камыллы" автотрассасының 27 нче чыкрымында, Мәлки авылына барып җиткәнче, "Лада Калина" автомобиле юл читенә барып төшкән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә автомобиль механик зыян ала. Бәхеткә, шофер да, пассажир да куркынычсызлык каешын эләктергән була, шуңа да зыян күрүчеләр юк.
-
Кайбыч халкы һәрчак уяу
Без әйләнә-тирәдәгеләргә ни дәрәҗәдә игътибарлы икән соң? Көндәлек тормышта уяулык күрсәтәбезме, шикле кешеләрне күрсәк, ят әйберләргә тап булсак, ни эшләргә кирәклеген беләбезме? Бу сораулар белән газета укучыларыбызга мөрәҗәгать иттем.
-
Кайбычта юл кагыйдәләрен бозган өчен зур штрафка тартылган беренче “карлыгачлар” бар
1 сентябрьдән "Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексына үзгәрешләр кертү турында"гы 196 нчы федераль закон һәм "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турында"гы федераль законның 28 нче маддәсе үз көченә керде. Кайбычта яңа законның уңайсыз якларын татып караучылар да бар.
-
Ябалакта янгында бер кешенең гомере өзелгән
8 июль көнне Ябалак авылында килеп чыккан янгында 1959 елда туган Алексей Писаревның гомере өзелгән.
-
Кайбыч районында «Daewoo Matiz» катнашындагы юл һәлакәтендә балаларның гомерен кресло һәм каешлар коткарган
Узган якшәмбедә "Уланово-Каратун" юлының Бортас авылы янындагы 27 нче чакрымында «Daewoo Matiz» машинасы белән идарә итүче хатын-кыз юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне боза. Нәтиҗәдә, машина юл читенә төшеп каплана.
-
Кайбычта балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белә. Бәйге шуны күрсәтте
"Куркынычсыз тәгәрмәч" республика бәйгесенең быелгысы юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары хезмәте оешуының 40 еллыгына багышланган иде.
-
9 апрельдә җирле игълан системасын сынаячаклар
9 апрельдә 10-12 сәгатьтә Татарстанның барлык төбәкләрендә дә халыкка ашыгыч хәбәрләр бирү буенча җирле игълан системалары сыналачак. Бу хакта абонентларга SMS-хәбәрләр дә җибәрелә.
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре каникуллар вакытында балаларның иминлеген кайгыртырга өнди
Шәһәрләрдә укучыларның язгы каникуллары 31 мартта төгәлләнсә, безнең районда ул, табигый шартларны күздә тотып, бераз соңрак башлана. Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре нәкъ менә каникуллар вакытында еш күзәтелә.
-
Исерек килеш транспорт чаралары белән идарә итүчеләргә закон таләпләре көннән-көн катгыйлана
Юлларда фаҗигаләргә китергән транспрот һәлакәтләренең төп сәбәпчесе- исерек хәлдә руль артына утыру.
-
Карлар да эрер инде...
Мартның уртасына җитсәк тә, кышның бирешергә исәбе юк әле. Кайбер төннәрдә 20-25 әр градуска кадәр суыта. Әмма бу кыш белән язның тарткалашуы гына. Синоптиклар бу атнаның шимбә, якшәмбесендә көннәрнең 5-6 градуска кадәр җылынуын фаразлый. Һава шартларының кискен җылытуы көтелмәгән хәлләргә китермәсме? Узган еллардагы тәҗрибәдән чыгып, су басу куркынычы янаган авылларга...
-
Ышан, ләкин тикшер
Алдакчылар капкынына Казан шәһәрендә яшәүче 26 яшьлек кыз эләккән. Бу очрак турында безгә ТР Эчке эшләр министрлыгының Апас муниципальара бүлеге начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Фәнис Хәялиев сөйләде.
-
Киеренкелек саклана
Район территориясендә котыру авыруының ике очрагы теркәлде. Аның берсе - кыргый хайванда (төлке), икенчесе - Иске Чәчкабта танада.
-
Сак булыгыз – пиротехника
Район Советының чираттагы утырышында Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү планын караганда, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчеләрнең һәм депутатларның игътибарын клубларда, балалар бакчаларда, мәктәпләрдә бәйрәм чаралары үткәргәндә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәүгә басым ясады.