Иминлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Янгын фаҗигага китерде
Кышның икенче көнендә Кошман авылының Әбрар Сәгыйди урамындагы 25 нче йортта янгын чыга. Нәтиҗәдә 1960 елда туган, элегрәк берничә тапкыр ирегеннән мәхрүм ителгән, төрмәдә утырып чыккан Р.Р.Миңнуллинның гомере фаҗигале төстә өзелә.
-
Йортыбыз имин булсын
Агымдагы елның 19-28 ноябрендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы "Куркынычсыз йорт, подъезд, фатир" дигән комплекслы профилактик операция үткәрә. Аның максаты - шәхси секторны террорчылыктан саклау, милек җинаятьләрен профилактикалау, гражданнарга яшәү өчен куркынычсыз шартлар тудыру.
-
Ут шаярганны яратмый
Бу атнаның сишәмбесендә Иске Тәрбиттә урнашкан янгын сүндерү депосы начальнигы Сергей Тимофеев авылдагы мәктәп укучылары белән очрашты.
-
Боз өстендә сак булыгыз!
Көзге-кышкы чорда сулыкларда куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү аркасында суда уннарча кеше, шул исәптән балаларның гомере фаҗигале төстә өзелә.
-
Яшь талантлар – иминлек өчен!
Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча балалар һәм үсмерләр арасында игълан ителгән фестиваль шулай дип атала.
-
Балаларның «Ышаныч» телефоны
2010 елда Росиядә балалар һәм яшүсмерләр бердәм гомумроссия ышаныч телефоны эшли башлады.
-
Транспорт корбаннары булмагыз
Көзге-кышкы чорда җәяүлеләрне таптату очраклары арта.
-
Җәмгыятькә янаган куркыныч күренеш
ТР Кайбыч муниципаль район Советының 23 нче утырышында депутатлар һәм очрашуга чакырылган хокук органнары вәкилләре, дин әһелләре Кайбыч районында дини экстремизмны кисәтү һәм аңа каршы чаралар күрү турында сөйләште.
-
Сак булыгыз!
Россия Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлеге начальнигы урынбасары Фәнис Хәялиев хәбәр итүенчә, 19 июльдә Казанда мөселман лидерларына каршы оештырылган терактка катнашы булганнарны эзләү эше дәвам итә.
-
Юлларда киеренке хәл саклана
Агымдагы елның җиде аенда республика территориясендә 2935 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларда 359 кешенең гомере өзелгән, 3875е тән җәрәхәтләре алган. Узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны 5,6 процентка, үлүчеләр - 34кә, зыян күрүчеләр 285кә арткан.
-
Су коену тыела!
15 августка кадәр Кайбыч районы сулыкларында коену сәламәтлек өчен куркыныч тудыра: Кече Урсак авылы плотинасы, Турминск авылындагы Гөбенә елгасы, Лань күлендә патоген микрофлора табылган.
-
Хәбәр итү системасы тикшерелде
28 июль, шимбә көнне 10 сәгатьтән 11гә кадәр районда һәм республика күләмендә гражданнарга гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү системасының техник хәлен, төзеклеген тикшерделәр.
-
Фаҗигаләрне булдырмау җаен табарга кирәк
Кичә Гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе чираттан тыш киңәшмәгә җыелды.
-
Игеннәрне янгыннардан саклыйк
Урып-җыю чорында янгыннарга юл куелмасын өчен аерым кагыйдәләрне үтәргә кирәк.
-
Табигать сынавы
Бүген төнлә Кайбычта яшенләп көчле яңгырлар яуды. Райондагы бердәм диспетчер хезмәтендә кичке җиденче яртыда Кече Мәме, Малала, Бортас, Пләтәни, Каргалы авылларында ут сүнүе турында хәбәр алынды.