Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Исерек килеш транспорт чаралары белән идарә итүчеләргә закон таләпләре көннән-көн катгыйлана

Юлларда фаҗигаләргә китергән транспрот һәлакәтләренең төп сәбәпчесе- исерек хәлдә руль артына утыру.

Россия Федерациясе Административ хокук тәртибен бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсенең 3 бүлегендә күрсәтелгәнчә, исерек шоферларны 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу карала. Кодексның 12.8 маддәсенең 1 яки 3 маддәләрендә күрсәтелгән хокук тәртибен кабат бозганда, транспорт белән идарә итү хокукыннан өч елга мәхрүм ителәләр. Исерек шофер гаебе белән үлемгә китергән юл-транспорт фаҗигасы булса, аны җинаять җаваплылыгына- җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү, өч елга правосын алу карала (Кодексның 264 маддәсенең 4 бүлеге). Ә инде ике һәм аннан да күбрәк кешенең гомере өзелсә, тугыз елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә, шулай ук правосыннан өч елга колак кагарга мөмкин (Кодексның 264 маддәсенең 6 бүлеге).

Кешегә гомерләр бер генә бирелә. Шуңа да транспорт белән идарә итүчеләрнең барысына да: "Юлларда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгез, ашыкмагыз, сезне өйдә көтәләр,"- дип мөрәҗәгать итәсем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юлларда фаҗигаләр