Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Карлар да эрер инде...

Мартның уртасына җитсәк тә, кышның бирешергә исәбе юк әле. Кайбер төннәрдә 20-25 әр градуска кадәр суыта. Әмма бу кыш белән язның тарткалашуы гына. Синоптиклар бу атнаның шимбә, якшәмбесендә көннәрнең 5-6 градуска кадәр җылынуын фаразлый. Һава шартларының кискен җылытуы көтелмәгән хәлләргә китермәсме? Узган еллардагы тәҗрибәдән чыгып, су басу куркынычы янаган авылларга...

Районның гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе бу елның 18 февралендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, су басулар китергән зыянны бетерү турында карар кабул итте. ТР Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кайбыч районы буенча әйдәүче консультанты Евгений Баймиев әйтү­ен­чә, әлеге карар нигезендә комиссия әгъзалары авыл җирлекләренең язгы ташуга әзерлеген тикшерү һәм ярдәм итү өчен авыл җирлекләренә беркетел­гән. Комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров имзалаган карарда халыкны газ, электр энер­гиясе, азык-төлек белән тәэмин итүче оешмалар, район үзәк сырхауханәсе, ветеринария берләшмәсе, санитар эпидемиология станциясе, торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хезмәткәрләренең үзләренә караган тармакларда эшнең торышын контрольләргә тиешлегенә басым ясала.

Гадәттән тыш хәлләрне булдырмас өчен һәр шәхси йорт хуҗасы язгы ташуга әзерләнергә тиеш: өй түбәсендәге карны вакытында чистартырга, су идән астына китмәсен өчен өй тирәсендәге карны көрәп, канау казырга, малларны куркынычсыз урынга күчерү хәстәрен күрергә, эчәр су, азык-төлек, медикаментлар запасы булдырырга бурычлы. Авыл җирлекләре башлыклары ялгыз яшәүче, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр, өлкән яшьтәге әби-бабайларны игътибардан читтә калдырмаска, аларның һәркайсына ярдәм итү өчен җаваплы кешеләр билгеләп куярга тиеш. Оешма, учреждение җитәкчеләре эш урынындагы биналарның тү­бәсеннән, тирә-юненнән карны чистартуны оештырырга бурычлы.

Алар авыл җирлеге территориясенә кергән авыл­лар аша агучы елгаларда бозны тоткарлаучы агачлар, куаклардан чистартуны, су башняларының куркынычсызлыгын тәэмин итү, көймә­ләрне барлау, халык су ала торган чиш­мәләр тирәсен кар сулары төш­мәслек итеп чистартуны оештырырга тиешләр.

Су басу куркынычы янаган урыннарда сакланучы төрле химик матдәләрне куркынычсыз урыннарга күчерергә, үләт базларын су басудан сакларга, фермалар янындагы тирес сулары елгага агып төш­мәсен өчен чаралар кү­рергә, чәчүлек орлыкларның, ягулык-майлау материалларының сакланышын тәэмин итәргә кирәк.

ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре әйтүенчә, райондагы Чүти, Мәлки, Турминский, Куш-Күл, Борындык, Кече Мәме, Малалла авылларына су басу куркынычы яный. Моны булдырмас өчен юл­лар астыннан су агу өчен куелган торбаларны кардан арындырырга, җитәрлек күләмдә ком, вак таш запасы булдырырга, тиешле техниканы көйләп куярга, гадәттән тыш хәл туган очракта тиз арада халыкка хәбәр итү чарасын күрергә кирәк.

Гадәттә, мәктәпләрдә балаларның язгы каникуллары язгы ташу вакытына туры килә. Балалар каникулга киткәнче барлык классларда да язгы ташу вакытында үзеңне ничек тотарга, сулыкларга якын бармаска, куркынычсызлык таләпләрек үтәргә кирәклеге турында инструктажлар үткәрү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия су басу