Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Киеренкелек саклана

Район территориясендә котыру авыруының ике очрагы теркәлде. Аның берсе - кыргый хайванда (төлке), икенчесе - Иске Чәчкабта танада.

2012 елда Кайбыч районының тугыз торак пунктында котыру чиренең ун очрагы күзәтелде, шуның сигезе - төлке­ләр­дә, калган икесе песи һәм танада. Белгечләр исегезгә төшерә: әлеге йогышлы чир инфекция йоктырган йорт һәм кыргый хайваннар тешләгәндә, тырнаганда йога. Инфекция таралуның төп сәбәбе, алдагы еллардагы кебек үк, табигый чыганакларда котыру чиренең активлашуы,төп зарарлаучылар - этләр һәм төлкеләр. Әгәр дә сезне хайван теш­ләсә, яки тырнаса, кичекмәстән медицина ярдәме сорап табибка мөрәҗә­гать итегез. Хирург яраларыгызны эш­кәр­тер һәм антирабик дәвалау билгеләр.

Исегездә тотыгыз: үзвакытында ясалган прививкалар гомерегезне саклауда иң үтемле чара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котыру авыруы