Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Ышан, ләкин тикшер

Алдакчылар капкынына Казан шәһәрендә яшәүче 26 яшьлек кыз эләккән. Бу очрак турында безгә ТР Эчке эшләр министрлыгының Апас муниципальара бүлеге начальнигы урынбасары, полиция подполковнигы Фәнис Хәялиев сөйләде.

Әлеге кыз ике абонент номерына 14 мең 500 сум акча күчергән. Билгесез кешеләр зыян күрүченең кәрәзле телефонына шалтыратып, аның банк картасын блокировкалаган, ПИН-кодын кемдер ачып, акчасын урламакчы булган, дип хәбәр итәләр. Совет районында яшәүче кыз бу хәлнең дөреслегенә бер дә шикләнми. Таныш булмаган кыздан үзенең җыйган акчалары куркыныч астында булуын ишеткәч, кыз тиз генә аларны җинаятьчеләрдән коткарырга тырыша. Шалтыратучы кыз исәп-хисап счетындагы 14 мең 500 сум акчаны банкомат аша ниндидер абонент номерына күчерергә куша. Таныш булмаган кыз киңәше буенча ул аның белән элемтәгә керә һәм операциянең уңышлы үткәнлеген белешә. Берничә көн дәвамында үзенең акчаларының кайдалыгы белән кызыксына, шул вакыт эчендә банк системасында өзеклек килеп чыгуы һәм шул сәбәпле, аңа тиешле акчаларны кире кайтару мөмкин түгеллеген ишетә. Үз акчаларын алдакчыларга бирүен аңлап, кыз полициягә мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта билгесез кешегә карата РФ Җинаятьләр кодексының 159 маддәсенең 2 бүлеге буенча җинаять эше ачылды.

- Бу төр җинаять өчен каралган җәза - биш елга кадәр иректән мәхрүм итү. Алдакчыларның күп булуы, шуңа да уяу булырга кирәклеге турында без даими аңлатып киләбез,массакүләм мәгъ­лүмат чаралары аша да халыкка мөрәҗәгать итәбез. Әмма барыбер алдакчылар тозагына эләгүчеләр бар әле. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: әгәр дә билгесез кешеләр сезнең белән телефон аша элемтәгә кереп, банк картасын блокировкадан алу яисә кемнең дә булса телефонына акча күчерү турында тәкъдим итсә, кичекмәстән "02" гә шалтыратыгыз. Сезнең якын кешегез юл- транспорт һәлакәтенә очрады, тиз арада акча күчерергә кирәк, дип хәбәр итсәләр дә, полициягә шалтыратырга кирәк,- ди полиция подполковнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алдакчылар капкыны