Иминлек рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кайбыч районында эчкән килеш руль артына утырган хатын-кыз тоткарланган
Тормышта төрле хәлләргә юлыгырга туры килә. Эчкән килеш руль артына утырып, һәлакәткә юлыгучыларны да, бер гаепсез кешеләрнең алар аркасында имгәнеп гарип калуын да, юл-транспорт һәлакәте корбаны булучыларны да күргән бар. Мондый очракларның төп гаепчесе, еш кына ир-егетләр булуына күнегеп барабыз. Ә менә хатын-кызларның эчкән килеш руль артына утыруы башка сыймый....
-
Кайбыч районында “Игътибар, балалар!” операциясе дәвам итә
Кайбыч полициясенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Фирдүс Тимершин хәбәр иткәнчә, районда 15 сентябрьгә кадәр "Игътибар, балалар!" операциясе дәвам итә. Әлеге операциянең максаты - балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү.
-
Кайбычта эчкән килеш руль артына утыручылар кимеми
Автотранспорт белән идарә итүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсә, кешеләр җәрәхәтләнүенә, үлеменә китергән һәлакәтләр дә булмас иде. Алар арасында еш кына спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручылары да табылып тора.
-
Татарстанда 5 майдан 20 сенә кадәр янгынга каршы махсус режим дәвам итә, аны үтәмәүчеләргә штрафлар каралган
Апас һәм Кайбыч районнары буенча районара янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Илдар Вәлиев хәбәр иткәнчә, Татарстан Министрлар Кабинетының 2016 елның 28 апрелендәге 255 нче карары нигезендә, республика территориясендә 5 майдан 20 сенә кадәр янгынга каршы махсус режим дәвам итә.
-
Кайбычта “Куркынычсыз тәгәрмәч” ярышы булды
Чынга ашмас, мәгънәсез әйбер уйлап табарга тырышучы кешегә, шаярту катыш, "велосипед уйлап тапканнар инде" дип әйтеп кую гадәте бар. Әйе, велосипедны 1814 елда немец бароны Карл фон Дреза уйлап тапкан. Алай гынамы соң, велосипед белән нинди генә ярышлар уздырылмый да, нинди генә максатларда кулланылмый ул хәзер. Иң мөһиме, юлда велосипед...
-
Кайбычта ЮХИДИ хезмәткәрләре белән үткәрелгән чираттагы рейд нәтиҗәләре
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган шоферларны барлау максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән чираттагы рейдка чыктык.
-
Кайбыч районында янгыннар буенча хәлнең торышы нинди?
Янгыннарның тормышыбызга никадәр зыян салуын аңлатып торуның кирәге юк, ул сүзсез дә аңлашыла. Әмма кайчакта ул ваемсызлык, саклык чараларын тиешенчә күрмәү нәтиҗәсендә килеп чыга. Районда янгыннар торышына ясалган анализ шул хакта сөйли. Апас һәм Кайбыч районнары буенча районара янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Илдар Вәлиев редакциягә еш керә. Бу керүендә дә...
-
Кайбычта хезмәтне саклау буенча район комиссиясе утырышы булды
Без барыбыз да һәр иртә ашыга-ашыга эшкә чабабыз, ә кич белән якыннарыбыз янына өйгә кайтабыз. Эшкөннәребез җитештерүчән булсын дип тырышабыз, ниндидер хәвеф-хәтәр булыр дип башыбызга да китермибез. Әмма производствода бәхетсезлек очраклары булгалый шул. Әле шушы көннәрдә генә Мөрәледә «Ак Барс Кайбыч-1» җәмгыяте офисында башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары...
-
Баланы тәрәзә янына якын җибәрмәгез!
Республикада һәр ел саен, көннәр җылыту белән, балаларның, күбесенчә 3-5 яшьлек сабыйларның ачык калган тәрәзәдән егылып төшү очраклары ешая. Күп очракта, авыр тән җәрәхәтләре алу сәбәпле, балаларның нерв системасына, сөякләренә һәм эчке органнарына зыян килә. Нәтиҗәдә, бала тулысынча савыга алмый һәм гомерлек инвалид булып кала. Шулай ук баланың фаҗига булган...
-
Суда коену кагыйдәләрен беләсезме?
Челлә. Урамда түзеп тора алмаслык кызу. Ирексездән күләгәле урынга качасы килә. Эссе көннәрдә елга-күл буйларында рәхәтләнеп су коену, кызыну үзе бер рәхәт. Су тәнгә рәхәтлек бирә, әмма, аерым кагыйдәләрне төгәл үтәмәсәң, суга батуың да бар. Шуңа да игътибарлы булырга кирәк. Кызганыч, кайберәүләр, белә торып та, сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен боза. Шул...
-
Кайбычта исерек шоферларны рейдларда аулыйлар
ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл иминлеге кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү юнәлешендә еш кына рейдлар үткәрелә. Аларда "Кайбыч таңнары" газетасы журналистлары да катнаша. Шундый рейдларның чираттагысы 24 март көнне узды һәм шактый гыйбрәтле күренешкә тап булдык.
-
Скутер, мопед алып биргән ата-ана газиз йөрәк парәсен нинди куркыныч астына куюын аңлыймы?
Авылдагы гараж чормасыннан велосипедымны төшереп куйган әти. Ничә еллар буе кул тимәгән, тузан җыеп яткан ике тәгәрмәчле дустымны күргәч, күземә яшь килде. Бар иде бит аның белән бергә авыл урамнарын кат-кат ураган чаклар… Көтүдән кайтмый калган сыерны да эзләп табарга ярдәм итте ул, әбекәйгә сөт тә илтеште, кибеткә дә бергә...
-
Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин: «Армиядән куркырга кирәкми»
Гадәттә, язар алдыннан компьютерымны кабызып куям да, күзләремне бөтенләй читкә төбәп, күпмедер вакытка уйга талам. "Кешенең күңеленә ничегрәк барып ирешер икән әлеге уем? Ни әйтергә теләгәнемне аңлаучылар табылырмы, әллә инде язма эченнән ярылып ятканны гына укырлармы?" Менә хәзер дә җанымда мең төрле уй бөтерелә. Нинди сүзләргә төреп аңлатыйм икән газиз...
-
Узган ел Кайбычта иминлек каешын эләктермичә йөрүнең 640 очрагы теркәлгән
Машина йөртүчеләр юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсә, юл-транспорт һәлакәтләренең дә саны бермә-бер кимер иде.
-
“Кайбыч” полиция бүлекчәсендә узган ел барлыгы 87 җинаять теркәлгән
2013 ел нәтиҗәләре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлеге үз категориясендәге бүлекләр арасында җиденче урында тора. "Кайбыч" полиция бүлекчәсендә узган ел барлыгы 87 җинаять теркәлгән. Бу 2012 елгыдан 18гә кимрәк. Әлеге һәм башка мәгълүматлар 15 гыйнварда полиция бүлекчәсендә узган елгы эш нәтиҗәләре буенча үткән җыелышта яңгырады.