Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Кайбычта эчкән килеш руль артына утыручылар кимеми

Автотранспорт белән идарә итүчеләр юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсә, кешеләр җәрәхәтләнүенә, үлеменә китергән һәлакәтләр дә булмас иде. Алар арасында еш кына спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручылары да табылып тора.

Мондый очраклар турында Кайбыч полициясенең ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Фирдүс Тимершин искәртеп үтте.
-24 августта Кайбыч - Хуҗа Хәсән автомобиль юлының 24нче чак­рымында Олы Кайбыч авылы юнәлешендә җилдерүче "Шевроле Нива" автомобилен туктаттык. Ул Чувашия Республикасының Комсомол районы кешесе булып чыкты. Документларын тикшерергә дип якынрак килсәм, аннан спиртлы эчемлек исе аңкып тора, - диде ул. - Икенче көнне Олы Тәрбит авылына юл тоттык. Юлдан килүче "ВАЗ-2105" автомобиле шоферы безне күрүгә үзен сәер тота башлады. Туктатып, документларын тикшердек. Соңыннан аның наркотик матдәләр кулланганы да ачыкланды. Кайбер шоферлар салмыш хәлдә район үзәгендә дә йөрергә батырчылык итә. 28 августта "Кайбыч" боз мәйданы янында юлдан җилдерүче "Ниссан-Мурано" автомобилен туктатырга туры килде.Ул Казан шәһәреннән килгән кеше булып чыкты. Якынрак килеп сөйләшә башлауга, аның да спиртлы эчемлек кулланганы ачык­ланды. 4 сентябрьдә Чүти авылына рейдка бардык. Кооператив урамындагы 15нче йорт янында "ВАЗ-2106" автомобилен туктаттык. Туктатуыбызның сәбәбе - әлеге автомобильнең дәүләт теркәү номеры юк иде. Машина йөртүченең документларын тикшерә торгач, аның узган ел бер тапкыр безгә эләккәнлеге ачыкланды. Ел дәвамында ике тапкыр ЮХИДИ инспекторларына эләксәң, җинаять эше ачыла. Бу очракларның һәрберсе буенча материаллар җәмәгать судына тапшырылды. Транспорт белән юлга чыккан икән, шофер үзе дә, автомобиле дә тәртиптә булырга тиеш. Чөнки алар юлда йөрүче башка кешеләрнең дә тормышын куркыныч астына куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев