Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Кайбычта ЮХИДИ хезмәткәрләре белән үткәрелгән чираттагы рейд нәтиҗәләре

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырган шоферларны барлау максатында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән чираттагы рейдка чыктык.

Иртәнге якта Олы Кайбычтан Колаңгы ягына юл алдык. Ике чакрым тирәсе юл узгач, тизлеген әле арттыручы, әле киметүче "ВАЗ- 2112" автомобилен куып тоттык. Руль артында Киров өлкәсеннән килгән хатын-кыз утыра иде. ЮХИДИның өлкән инспекторы, полиция майоры Фирдүс Тимершин документларын тикшерде.Тәҗрибәле инспектор аннан хәмер исе килүен дә бик тиз сизеп алды. Хәзер бу ханымга район җәмәгать суды алдында җавап бирергә туры киләчәк. Юлыбызны алга таба дәвам иттек. Мөрәле авылына җиткәч, Үзәк урамының юл читендә ятучы автомобильне күреп алдык. "ВАЗ-2114" хуҗасы идарә итүне югалткан һәм юл читенә төшеп капланган. Нәтиҗәдә, шофер тән җәрәхәтләре алган. Ул район үзәк сырхауханәсенә озатылды. - Хәзер һава температурасы гел үзгәреп тора. Әле кар, яңгыр ява, шул арада туңдырып җибәрә. Мондый һава шартларында машина йөртүчеләрдән аеруча сак булу сорала. Аеруча тизлек режимын сакларга кирәк. Юл-транспорт һәлакәтләренең 60 проценты нәкъ менә шул сәбәпле килеп чыга, - диде Фирдүс Тимершин. Олы Кайбычтан Афанасьевка ягына баручы юлда да "ВАЗ- 2112" машинасы юл читенә төшкән иде. Яшел Үзәннән Багай аша Танай авылына кайтучы машина булып чыкты ул. Хуҗасы машинасының көпчәкләрен кышкыга алыштырыга өлгермәгән. Тикшерү вакытында автомобиль белән идарә итүгә хокук бирүче таныклыгының срогы чыгуы да ачыкланды. Бу сәяхәте аңа 30 мең сумнан артыкка төште. Хәзер көннәр кыскарды, караңгы тиз төшә. ЮХИДИ хезмәткәрләре авыллар арасында караңгыда җәяү йөрүчеләргә киемнәренә яктырткыч элемент куярга да киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев