Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Кайбыч районында "Көзге каникуллар" оператив-профилактик чарасы үткәрелә

"Көзге каникуллар" оператив-профилактик чарасы укучылар катнашында килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында оештырыла. Әлеге чара мәктәп укучыларының көзге каникулы вакытында 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр дәвам итә.

ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, агымдагы елның тугыз аенда республикада балалар катнашында 473 юл-транспорт һәлакәте күзәтелгән, анда 11 баланың гомере өзелгән, 498е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Бәхеткә, Кайбыч районында андый очраклар күзәтелмәде, бу алга таба да шулай дәвам итсен иде.
-Көзге каникулларга бәйле рәвештә мәктәп укучылары белән очрашулар үткәрәбез. Әле шушы араларда гына Иске Тәрбит, Чүти, Мәлки мәктәпләрендә булдык һәм балаларга юлда үзеңне сак тотарга кирәклеге, юлда йөрү кагыйдәләре турында сөйләдек, төнлә күренүче браслетлар тараттык,- диде ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Тимершин.-
Балалар бакчалары, мәктәпләр яныннан узганда тиешле тизлекне сакламаучылар, балалар утыргычлары белән җиһазландырылмаган машиналарда хәрәкәт итүчеләргә контроль аеруча зур. Шулай ук җәяүлеләр юлында балаларны уздырмаучы шоферларга, юл йөрү кагыйдәсен бозган балаларга да таләпләр катгый.
"Көзге каникуллар" чарасы вакытында алар юл кагыйдәләрен бозучы балаларны ачыклау буенча рейдлар да уздыра, гаеплеләргә "Тукта, тормышыңны куркыныч астына куясың!" дигән карточка тутырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев