Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Кайбыч районында эчкән килеш руль артына утырган хатын-кыз тоткарланган

Тормышта төрле хәлләргә юлыгырга туры килә. Эчкән килеш руль артына утырып, һәлакәткә юлыгучыларны да, бер гаепсез кешеләрнең алар аркасында имгәнеп гарип калуын да, юл-транспорт һәлакәте корбаны булучыларны да күргән бар. Мондый очрак­ларның төп гаепчесе, еш кына ир-егетләр булуына күнегеп барабыз. Ә менә хатын-кызларның эчкән килеш руль артына утыруы башка сыймый....

Тормышта төрле хәлләргә юлыгырга туры килә. Эчкән килеш руль артына утырып, һәлакәткә юлыгучыларны да, бер гаепсез кешеләрнең алар аркасында имгәнеп гарип калуын да, юл-транспорт һәлакәте корбаны булучыларны да күргән бар. Мондый очрак­ларның төп гаепчесе, еш кына ир-егетләр булуына күнегеп барабыз. Ә менә хатын-кызларның эчкән килеш руль артына утыруы башка сыймый.
Сентябрь ахырларында Олы Подберезье авыл җирлегенең өлкән участок уполномоченные, полиция майоры Александр Куликов Кайбыч ЮХИДИ инспекторларына авылдагы элеватор янында исерек хәлдә руль артына утырган автомобиль йөртүчене тоткарлавы турында хәбәр итә.
- Әлеге урынга барып җиткәч, "ВАЗ-21099" автомобиле белән идарә итүченең салмыш хәлдәге хатын-кыз икәнлеген күреп бераз гаҗәп­ләндек, билгеле. Инспекторларга яхшы таныш шәхес булып чыкты ул. Узган елның 29 июлендә дә эчкән килеш безнең кармакка бер тапкыр капкан иде инде. Район җәмәгать суды тарафыннан ел ярымга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде. Шуңа карамастан, эчкән килеш кабат руль артына утыр­ган. Әлеге хатын-кыз, сырхауханәгә барып, медицина тикшерүе үтүдән дә баш тартты. Аңа карата беркетмә тутырдык, икенче тапкыр инспекторлар кулына эләккәнлектән, җинаять эше ачылды, автомобиле тоткарланды. Хәзерге вакытта бу очрак буенча тикшерү эшләре бара, - диде ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Фирдүс Тимершин.
Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре исерек шоферлар гаебе белән була. Бу һәлакәтләрдә бер гаебе булмаган кешеләр һәлак була, имгәнеп гомерлеккә гарип кала, аларның туганнары, гаиләсе кайгы кичерә. Гомерләрнең бер генә бирелүен онытмасагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев