Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Олы Подберезье авылында үсмер кызны җиңел автомобиль бәрдергән

9 сентябрьдән 10сына каршы төндә (23 сәгать 30 минутта) Кайбыч ЮХИДИенә Олы Подберезье авылында үсмер кызны җиңел автомобиль бәрдерүе турында хәбәр кергән.

- "Рено" автомобиле шоферы Киров урамы буенча хәрәкәт иткәндә куркынычсызлыкны тәэмин итәрлек тизлек режимын сакламыйча, юлдан шул ук юнәлештә баручы кызны бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән, - диде ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Тимершин. - Һәлакәттә гаеплене таптык, ул 2017 елның апрелендә автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1,5 елга мәхрүм ителгән. Транспорт йөртү хокукы булмаган килеш руль артына утырганы өчен, Кайбыч җәмәгать суды сигез тәүлеккә иреген чикләү турында карар чыгарды. Кеше таптатканы өчен дә җавап бирергә туры киләчәк аңа. Төрле тән җәрәхәтләре алган кыз Буа шәһәре сырхауханәсенә озатылды. Балигь булмаган яшьтәге бу кыз Олы Подберезьега күрше авылдан килгән һәм аның төн уртасында нишләп йөрүе, әти-әниләре нигә аны төнгә каршы чыгарып җибәргән, болары ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев