Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Кайбычлылар, киемдә яктылык кайтаручы элемент булмау һәлакәткә китерергә мөмкин

Шәһәр-авылларда төнге сәгатьләрдә җәяүлеләрне бәрдерү очраклары турында еш ишетергә туры килә.Кайбыч полициясенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы Фирдүс Тимершин безгә шул хакта сөйләде.

- Моның төп сәбәбе - тәүлекнең караңгы вакытында юлларда йөрүчеләрнең киемнәрендә яктылыкны кайтару элементлары булмауда. Юл йөрү кагыйдәләре нигезендә җәяүлеләр автотранспорт юлларын бары тик махсус билгеләнгән урыннарда гына яки зебра аша чыгарга тиеш, - диде ул. -Төнлә җәяүлеләрнең киемендә яктылыкны чагылдыручы элемент, браслет булса, аларга куркыныч янамый. Чөнки якыннан яктыртучы фараларны кабызганда, шофер җәяүлене 130-140 метрдан, ә ерактан яктыртучы фараны кабызганда 400 метрдан ук күреп ала. Мондый очракта җәяүленең тәгәрмәч астына эләгү куркынычы күпкә кими.
Балалары белән бергә урамда йөрүче әти-әниләр үзләре дә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсен иде, чөнки кечкенәләр шуны күреп үсә. Шуңа да урамда йөргәндә аларга үрнәк булыгыз, кагыйдәләрне боз­магыз. Балагызның сәламәтлеге һәм тормышы юлда дөрес йөрүгә дә бәйле. Кагыйдәләрне, тапкырлау таблицасын яттан белгән кебек яхшы белегез, аларны һәрвакыт үтәгез. Моны балаларыгыз да көн саен күрсен.
Гадәттә, юл-транспорт һәлакәтләре төнлә еш күзәтелә. Бу вакытта машина йөртүче юл аша чыгып барган кешене абайлап өлгерә алмый. Җитмәсә, кайбер урыннарда урамнарның тиешенчә яктыртылмавы, һава шартларының начар булуы хәлне тагын да катлауландыра. Андый очракта җәяүлеләрнең киеменә беркетелгән яктылыкны кайтаручы элементлар булыша. Бу хактагы кагыйдәләр 2015 елның 1 июлендә гамәлгә керде.
Хәзерге вакытта мәктәп укучыларының көзге каникуллары дәвам итә. Алар күп вакытларын урамда үткәрә. Бу чорда республика район-шәһәрләрендә махсус акцияләр уздырыла. Аның барышында меңләгән укучыга яктылыкны кире кайтаручы беләзек, асылмалы бизәкләр, фликерлар таратыла. Аларны торак пунктлардан читтә генә түгел, ә авыл урамнарында да тагып йөрергә кирәк.
Киемдә яки сумкасында андый элементлар булмаганда, җәүлеләрне 500 сум штрафка тартырга мөмкиннәр. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе дә "Ата-аналарны үз балаларының иминлеген кайгыртырга, аларны яктылыкны кире кайтаручы элементлар белән тәэмин итәргә чакырабыз", - дигән мөрәҗәгать белән чыкты.
Республика ЮХИДИ хезмәте сайтында көн саен диярлек җәяүлеләрне автомобильләр бәрдерүе хакында мәгълүмат пәйда була. Гомерләр бер генә бирелә, шуңа да һәркем юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев