Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Кайбыч районында “Игътибар, балалар!” операциясе дәвам итә

Кайбыч полициясенең ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция майоры Фирдүс Тимершин хәбәр иткәнчә, районда 15 сентябрьгә кадәр "Игътибар, балалар!" операциясе дәвам итә. Әлеге операциянең максаты - балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү.

- Мәктәпләрдә укулар башлануга укучылар төрле түгәрәкләргә, секцияләргә йөри башлады. Алар өйләренә кайтканда еш кына караңгы да төшкән була инде. Күрше авылдан килүчеләрне еш кына велосипедта да күрергә туры килә, - диде Фирдүс Тимершин. - Әмма аларның киемендә дә, велосипедларында да яктылыкны кире кайтаручы элементлар юк. Ата-аналар балаларына кием сайлаганда шундый элементлары булган киемнәргә өстенлек бирсә иде. Аларны сатып алып та киемгә беркетергә мөмкин, бәяләре кыйммәт түгел. Ике авыл арасында велосипедта барган баланы машиналар бәрдереп китү ихтималы зур. Республика районнарында мондый очраклар бар. Балаларыгызның сәламәтлеге, иминлеге турында кайгыртсагыз иде. Яктылык кайтаручы киемнән булмаган кешене машина йөртүче якыннан яктыртучы фара белән 25-30 метрдан күрә, ә инде киемендә яктылык кайтаручы элемент бар икән, бу ара 130-140 метрга җитә. Ерактан яктыртучы фара белән барганда исә яктылык кайтаручы киемнән барган кешене 400 метрдан күрергә була. Кешеләргә киемнәренә яктылык кайтаручы тасмалар беркетү тәкъдим ителә. Төнлә торак пункттан читтәге автомобиль юлларына чыкканда, бу таләп - мәҗбүри. Таләпне үтәмәсәң, 500 сум штраф. Быел безнең районда алты җәяүле административ җаваплылыкка тартылды.
Җәяүлеләрне бәрдерү очраклары нәкъ менә тәүлекнең караңгы вакытында яки томан, явым-төшемнәрдә еш була. ЮХИДИ инспекторлары яшь җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын саклауга зур игътибар бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев