Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Иминлек

Кайбыч районында янгыннар буенча хәлнең торышы нинди?

Янгыннарның тормышыбызга никадәр зыян салуын аңлатып торуның кирәге юк, ул сүзсез дә аңлашыла. Әмма кайчакта ул ваемсызлык, саклык чараларын тиешенчә күрмәү нәтиҗәсендә килеп чыга. Районда янгыннар торышына ясалган анализ шул хакта сөйли. Апас һәм Кайбыч районнары буенча районара янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы Илдар Вәлиев редакциягә еш керә. Бу керүендә дә...

- Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр Кайбыч районында 23 янгын күзәтелде. Узган ел бу вакытка 18 янгын (ел дәвамында 24 янгын) булган. Саннардан күренгәнчә, әле ел тәмамланмаган, ә янгыннар чыгу очраклары былтыргы дәрәҗәгә җитеп килә. Тагын шунысы аяныч: былтыр анда бер кешенең гомере фаҗигале төстә өзелсә, быел ике кеше утэчендә калып һәлак булды. Бу бик аяныч күренеш. Хәзер көннәр салкынайтты, кышка кереп барабыз. Статистика кыш айларында янгыннарның еш күзәтелүен күрсәтә. Моңа китергән сәбәпләр: ягу сезоны башлангач, кайбер кешеләрнең төзек булмаган яисә үзләре кулдан ясаган электр приборларын кулланулары, аларны күзәтүчесез калдыру, иске йортларда электр үткәргеч чыбыкларының тузган булуы. Хәзер күпләр мунчаларына тимердән эшләнгән мич куя. Кирәгеңнән артык күп яксаң, ул бик тиз кыза. Шуңа да бүрәнәдән салынган мунчаларда тимер мич урнаштырганда, стенадан 25 сантиметр ара калдырып, кирпеч өяргә кирәк. Морҗаларны янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китереп чыгармау аркасында да янгын чыгарга мөмкин. Мичтәге ярыклардан төтен чыкканы күренсә, аны кичекмәстән балчык белән сыларга һәм агартырга кирәк. Саклык чараларын төгәл үтәмәгән очракта кешенең гомер буе туплаган мал-мөлкәте санаулы минутлар эчендә янып көлгә әйләнергә мөмкин. Шуңа да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев